Материалы

Дуслар булса бу дөньяда...

последние и лучшие новости искусства в мире

2017 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу тәмамланды. Гадәттәгечә, ярдәмчеләребез тырыштылар, хәлләреннән килгәнне эшләделәр. Аларга һәм даими укучыларыбыз - ярты ел саен почта бүлекләренә барып, “Яңарыш”ка язылу турында квитанцияле булучы якын дусларыбыз, чын татарларыбызга чиксез рәхмәтебезне белдерәсе килә. Алдагы ярты елда безнең белән булучылар санын татарлар күпләп яшәгән төбәкләргә бүлеп карасак, татар милләте өчен кайгыртучы, аның энтузиастлары, аның рухын саклауда үзләреннән зур өлеш кертүчеләр кая күбрәк яшәгәне аңлашыла: Ялутор районы һәм шәһәре нә - 249 данә (2016 елның икенче яртыеллыгында – 267), Заводоуковск - 11 (9), Юрга - 1 (1), Голышманово - 1 (1), Аромашево - 31 (22), Төмән шәһәре - 334 һәм районы - 530 (970), Исәт - 8 (10), Түбән Тәүде – 164 (195), Яркәү - 303 (319), Тубыл районы һәм шәһәре - 604 (659), Вагай - 387 (399), Уват районына - 11 (13) газета киләчәк.

Чагыштырган саннар кайбер районнарда 20, 30, 50ләп “Яңарыш” алучылар кимегәнлеген күрсәтә. Ярдәмчеләребез язылмаучыларның татар телендә укый белмәүләрен, үз яклары турында материаллар чыкмавын сәбәп итеп күрсәтәләр.

Бу ярты елда газетабыз 2684 данәдә (үткән елның икенче яртыеллыктагы беренче сан 2917 данә тираж белән чыга) дөнья күрәчәк. Кадерле, хөрмәтле укучыларыбыздан тыш, сугыш һәм хезмәт ветераннарына, мохтаҗларга ярдәм күрсәтүчеләр турында зурлап язып китәргә кирәк. Тубыл якларындагы милләтпәрвәрләрне хәбәрчебез Римма Умитбаева тәфсилләп язды инде (3 биттә), тагын да бу исемлеккә “Яңарыш” газетасының беренче көненнән үк ярдәм кулы сузып килгән Тәкиулла Шәриповны (5 мең); өлкә татар милли-мәдәни автономиясен (5 мең); Төмән районы, Акъяр авылы эшмәкәрләре: Гомәр Шаматов (3 мең), Альберт Хәмидуллин (3 мең), Фәрхәт Хәмидуллинны (шул акчаларны җыеп, исемлек төзеп, яздыручы) өстәргә була. Ә инде Вагай районы, Тугыз авылындагы тугрылыклы булышчыбыз Фатыйма Вабиева шул яклардагы фидакарьләр турында хәбәр итте: “Иң беренче I группа инвалид Закир Кузакбирдиев турында әйтер идем. Почта бүлегендә аның килене эшли. Ә пенсия, субсидияләрне бирүдә, газетага яздыруда кайнатасы аңа булыша. Барлык йортка да “Яңарыш”ны яздыра, җиткезә алмаганнарга бурычка да биреп тора. Тугызда почта мөдире Гүзәл Абайдуллина, почта таратучы Регина Мөҗипова, пенсионерлар Саҗидә Хәкимова, Алимә Ногманова активлык күрсәттеләр. Ә Казанлыда Асия Зимагулова, Юрмыда Нурия Капшанова турында җылы сүзләр генә әйтеп китәсе килә. Авылда пенсия, субсидия алучылар барысы да “Яңарыш” укыйлар. Тагын да Салават Фәтхетдинов концертында 45 данәгә язылдылар”. Югарыда искә алып киткән һәм безгә билгеле булмаган һәр ярдәмчебезгә олы ихтирам хисләре белән бәхет, шатлык, сәламәтлек телибез. Укучыларыбыздан күп җылы сүзләр ишетәбез, киңәшләрне үтәргә , өлкәбездә яшәүче татарларның ничек яшәвен, ни белән шөгыльләнүләрен, борчыган проблемаларын яктыртып барырга тырышабыз. Кызыклы рецептларны, хикәяләрне, язмышларны, киңәшләрне бирәбез. Татарстан Республикасы бүләге - “Без бергә” кушымтасы дөнья татарлары, хәлләре турында яза.

Өлкәбезнең татар телендә генә бастырыла торган басмасын саклаучы, яклаучы дусларыбыз булганда яшибез, укучыларыбызны озак еллар шатландырырбыз, мәгълүмат таратырбыз әле. Җырдагыча: “Дуслар булса бу дөньяда, яшәве җиңелрәк...”.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума