#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Күчем хан оныклары” форумында

последние и лучшие новости искусства в мире

27-221 июль көнне “Наследие” өлкә иҗтимагый оешмасы җитәкчелегендә, бөтендөнья татар Конгрессы, район хакимияте, эшмәкәрләр – Дамир Ибраһимов ,Чанахетдин Шәмсетдинов, Тубыл шәһәренең “Бәхетле” кафесы матди ярдәме белән Вагай районы, Күбәк авылы мәчете мәйданчыгында “Күчем хан оныклары” себертатар яшьләре форумы үтте. Ул – халык үзенең милли геройларын, тарихын, гореф-гадәтләрен белсен, горурлансын, өйрәнсен һәм аларны буыннан-буынга тапшырсын, туган телне, туган туфракны онытмасын дигән максат белән оештырылды. Бәйрәмгә өлкәбезнең төрле төбәкләреннән һәм Казан, Омск, Новосибирск шәһәрләреннән дә кунаклар килделәр.

Аларны махсус булдырылган хан йортында “Күчем хан” үзенең яраткан хатыны “Сүзге” белән каршыладылар. Биредә кунаклар Себер ханының бай тормышын күзәтеп, зур кызыксыну белән матур җиһазлар, көндәлек тормышта кулланыла торган табак-савытлар, төрле хайваннар – кеш, сусар, 27-20төлке мехлары, аю сөкәтен карадылар, аннары идәнгә җәелгән йомшак келәмнәргә утырып, тәбәнәк өстәлләргә куелган себертатар халкының милли ашларыннан авыз иттеләр. Бәйрәмнең тантаналы өлеше “Себер Гимны” белән башланды. Сөембикә образындагы Татарстанның атказанган җырчысы Альбина Кинҗәлиева “Сөембикә” җырын башкарды. Һәркемне сәламләп, бәйрәм белән котлап “Наследие” оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова, бөтендөнья татар Конгрессы вәкиле Альбина Кинҗәлиева, район хакимияте вәкиле Мәдинә Корикова, Тубыл район себертатар милли-мәдәни автономиясе рәисе Гөлсем Рябикова, педагогика фәннәре кандидаты Клим Садыйков, җәмәгать эшлеклесе Әнәс Гаитов чыгыш ясадылар. 27-21Кунаклар арасында Тубыл шәһәреннән килгән күренекле шәхесләр – җирле шагыйрь-шагыйрәләребез Галия Абайдуллина, Әлмөхәммәт Хәбибуллин, Диләфрүз Касыймова да бар иделәр. Алар халыкка үзләренең иҗат җимешләрен укып ишеттерделәр. Тубыл, Вагай районнарыннан Күчем хан токымы вәкилләре килүе дә чарага ямь өстәде. Аннары мәчет территориясенә дуслык-татулык, мул тормыш символы итеп алмагачлар утырттылар һәм кунакларны мәчеткә хатым ашына чакырдылар. Клубта кунаклар Казан җырчысы А.Кинҗәлиева һәм авыл үзешчән артистлары катнашындагы концерт карадылар.Балалар өчен тарихи темага багышланган викторина, бәйгеләр, уеннар үткәрелде. Кичен бар халык дискотекада биеде.

(Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836