Материалы

“Корыч характер”да сыналучылар саны арта

последние и лучшие новости искусства в мире

27-28Төмән янындагы “Жемчужина Сибири» кышкы спорт төрләре үзәгендә 4784 кеше катнашында “Корыч характер” экстремаль йөгереше оештырылды. 18 яшьтән 70 яшькәчә теләүчеләр 8 чакрымдагы 25 киртәне үттеләр. Киртәләр исемлегенә биек коймаларга менү, пычрактан чыгу, салкын суга сикерү, чәнечкеле тимерчыбык астыннан шуышып үтү, шикелле сынаулар кергән.

- Бу йөгереш Төмәндә башлангыч алып, хәзер башка шәһәрләрдә дә яратып кабул ителә. Тиздән ул Екатеринбургта уздырылачак. Ләкин безнеке иң күп санлы булып кала бирә. Ел саен катнашучылар арта.

Командада иң азы 6 кеше булырга тиеш. Алар арасында хезмәттәшләр, дуслар, гаиләләр бар. Кайберләре флаглар белән килгәннәр, махсус язулы футболкалар кигәннәр. 27-29Бу дуслыкның ныгуына зур этәргеч булып тора. Ярышның төп мәгънәсе дә дуслыкка бәйләнгән. Командалар финиш сызыгына бергә килеп керергә тиешләр”, - дип сөйләде бу проектны тормышка ашыручыларның берсе Андрей Потапов.

Быелгы ярышта катнашкан милләттәшебез Гүзәлия Абдуллина, хезмәттәшебезнең кызы Алсу Фәхретдинова да раслыйлар җитәкченең сүзләрен. Дөрестән дә команда бу киртәләрне бергә җиңмәсә, бергә финишка барып җитү һич мөмкин түгел. Мондый экстремаль чарада катнашу - Гүзәлиянең күптәнге хыялы. Ниһаять, быел аңа бу хыялын икеләтә тормышка ашырырга насыйп була. Июль башында ул “Гонка героев” йөгерешендә көчен сынап карый. Ә инде команда туплап, “Корыч характер”да шул ук чакрымнарны үтәсе бик җиңел тоела үзенә. Әле көзен тагын да “Гонка героев” бәйгесенә барачакмын, ди. Гүзәлия бала карау өчен алган ялында да гаилә бюджетына керем кертергә тырышып, өендә сораучыларга тортлар пешерә башлады. 27-27Ә инде аның авызда эреп китәрлек тәмле, искитмәле үзенчәлекле бизәкле тортларын ашап караучыларда яңадан бу татлы ризыкны тәмләү теләге китмәде. Туган, яшәгән җире - Төмән районы, Индрәй авылында спорт ярышларында да актив катнаша ул. Алсу да бала чактан ук спорт белән дус. Аның дзюдо, баскетбол белән шөгыльләнүе мәгълүм. “Аванпост” балалар-яшүсмерләр хәрби хезмәткә әзерлек үзәгенә дә йөрде, хәзер дә төрле бәйгеләрдә сынатмый.

- Пычрак, юеш киемле, арган кешеләрнең канәгатьлектән балкыган йөзләре бәйгенең елдан-ел популярлык алуының сәбәбен аңлата шикелле. Аларны боздай салкын су да, тездән баткакны ерып чыгу да, тайгак биеклекләр дә куркытмый. Монда үзеңне чыдамлыкта сынарга тулы мөмкинлек бирелә, - дип сөйләде Гүзәлия.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума