Материалы

Тубыл шәһәренә 430 ел

последние и лучшие новости искусства в мире

27-2Юбилей уңаеннан «Синтез» мәдәният сараендагы тантанада шәһәрнең элекке җитәкчесе, хәзер милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Евгений Воробьев “Тубыл шәһәренең Мактаулы гражданины исеме, өлкә Думасы депутаты Юрий Конев “Шәһәр алдындагы хезмәтләре өчен истәлек билгесе белән бүләкләнә (рәсемдә).

Бәйрәмнең төп чаралары шәһәрнең күренекле шәхесләре, тарих битләрендә тирән эз калдырган А.Алябьев, Д.Менделеев, В.Перов, С.Ремезовка багышланган мавыктыргыч, күңелле чаралар белән бизәлеп һәм баетылып үтте.

”Тубылның бөекләр нәселеннән” – костюмнарда, сәхнәләштерелгән күренешләр белән үрелеп барган бәйрәм колоннасын кремль каршындагы Кызыл мәйданда каршы алдылар. Бәйрәм программасы зур сәхнәдән яңгыраган котлау сүзләре белән башланды. Өлкә губернаторы В.Якушевның котлавы экраннан күрсәтелде. Ул: “Тубыл шәһәре - өлкәбезнең визит карточкасы. Мәдәни, тарихи архитектура һәйкәлләре үткәннәргә алып барса, ә куәтле нефтехим кластеры – тотрыклы экономика, яңа эш урыннары, халкыбызның имин тормышы. Шәһәр матурая, яңа йортлар төзелә, юллар төзекләндерелә. Шәһәрнең масштабын кешеләр билгели. Аеруча рәхмәт сүзләрен ветераннарга әйтер идем. Сез яшь буын өчен үрнәк булып торасыз...” – дип сөйләде. Сәхнәдән губернатор урынбасары Е.Заболотный, шәһәр башлыгы В.Мазур теләкләрен юллап шәһәр оешмаларында күп еллар хезмәт итеп уңышларга ирешкән якташларыбызга Рәхмәт хатлары тапшырдылар. Аларның теләкләренә шәһәр Думасы рәисе А.Ходосевич, өлкә Думасы депутатлары В.Майер, Т.Казанцева катнаштылар. Мактауга лаек булган якташларыбыз арасында милләттәшләребез дә булды. Алар – 3нче хастаханәнең баш табибы Марат Бәширов, шәфкать туташы Миләүшә Мамшанова, Лилия Пасиева, полиция майоры Ирина Идрисова, юл-пост станциясенең өлкән инспекторы Радик Рәхимов һәм башкалар. Бәйрәмчә бизәлгән “Перов” арт-мәйданы интерактив рәсем ясауны тамашачыларына тәкъдим итте. Тубыл тарихына багышланган бу чарада балалар зур теләк белән катнаштылар. П.Ершов скверында “Конек-Горбунок” сәхнәләштерелгән күренеше өлкән яшьтәгеләрне дә, нәни дусларын да җыйды. Кремль янында тезелеп торган төрле милли йортларны карамыйча узмаган кеше булмагандыр. Монда рус, татар, немец, әрмән милләтләре вәкилләре кунакчыллыкларын, бай мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен күрсәттеләр. Себер татар мәдәният үзәге чатыры янында оештырылган милли уеннарда кунаклар катнашып, күңел ачтылар. 27-1Аларны матур милли татар көйләре, җырлар белән каршы алдылар. Милли ризыкларга бай булган табыннар артында җылы теләкләр, котлау сүзләре яңгырады.

Юбилей тантанасында “Мимикрия” Төмән театры “Кошлар” спектаклен тамашачылар игътибарына тәкъдим итте. Яшьләрнең пластика, талантлы пантомима юнәлешен күрсәтүләрен, импровизацияләре кызыклы булды. Биюче-оркестр “Уралбэнд”, Петр Елфимов, “Сливки” төркеме җырчысы Карина Коксның, элекке, онытыла барган җырларны башкаручы “Хор Турецкого” төркеме чыгышлары алкышларга лаек булдылар. Юбилейлы бәйрәм фейерверк белән тәмамланды.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума