Материалы

“Вак бәлеш” Казаннан кайтты

последние и лучшие новости искусства в мире

27-17Төмән районының Талымхан мәдәният йорты базасында шөгыльләнә торган “Вак бәлеш” фольклор коллективы Татарстан Республикасы халыкларының традицион уеннары I балалар Республика фестиваленә барып кайттылар. Аларны Татарстан Республикасының традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры, атказанган сәнгать эшлеклесе Фәнзилә Җәүһәрова чакырган иде. 2015 елда декабрьдә генә оешкан ансамбль тиз арада танылу алды. Аның җитәкчесе Ислам Сафин балалар, өлкәннәр белән бергәләшеп элекке әйтемнәр, такмаклар, уеннарны барлады. Үзе дә алар белән бергәләшеп себертатар телен өйрәнде.

“Хәзер балаларның күбесе рус телендә сөйләшә, мин аларга татарча өйрәтәм”, - дигән иде Ислам Галимулла улы фольклор фестивалендә. 2016 елның апрелендә өлкә “Түгәрәк уен” фольклор фестивалендә катнашып, алар барлык жюри әгъзаларының мәхәббәтен яуладылар. Беренче урын белән илһам алып, тагын да яхшырак композиция әзерләп, быел тәҗрибәле өлкәннәрне дә уздырдылар. Һәм үзләрен Казанга кунакка чакырдылар.

Казанда үзләрен бик җылы каршы алалар. Татарстан халыкларының традицион уеннарына багышланган әлеге мәдәни җыенда 6 яшьтән 16 яшькәчә балалар катнаша. Беренче көнне конкурс чыгышлары була. Икенче көнне урамда сабантуй үткәрелә. Анда һәр коллектив үзе бер уен оештыра. “12 таяк” уенында без дә катнаштык, балалар һәркайсында үзләрен сынап карадылар”, - диде Гөлнур Хәкимова. Ә инде соңыннан Казан шәһәренә юл алалар. 27-19Анда Кремль, Сөембикә манарасын, Колшәриф мәчетен күрәләр. Бауман урамында конфедерацияләр кубогында катнашкан Чили футбол командасын очраталар. Бергәләшеп фоторәсемгә төшәләр. Бик күңелләнеп, мәркәзебезне күрүгә чиксез шатланып, канәгать калып кайталар талымханлылар. Әти-әниләренә, туганнарына алынган бүләкләр белән бергә кулларындагы II дәрәҗәдәге лауреат дипломы да күп көч куйган хезмәтләренең юкка түгеллеген исбатлый. “Вак бәлеш” - өлкәбез йолдызы, балаларның себер татарлары уен-такмакларын, гомумән, мәдәниятен өйрәнүе мирасыбызны саклауда зур эш.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума