Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Жители Тюменской области оплатят ЖКУ по льготным тарифам. 1июльдән торак-коммуналь хезмәтләре өчен тагын тарифлар күтәреләчәк. Ләкин яңа льготалы тарифлар кертелү сәбәпле, төмәнлеләр әзрәк түләячәкләр. Мәсәлән, 1 июльдән җылылык энергиясе өчен тариф 1610,68 сум (НДС белән бергә) тәшкил итсә, төмәнлеләр өчен ул 1193,45 сумга төшәчәк. Әлеге аерма өлкә бюджетыннан ябылачак. Шулай ук һәркем квитанциядәге өстәлгән сумманы тикшерә алачак. Бары тик кулланган ресурс күләмен тариф белән тапкырлагач, цифралар төгәл килергә тиеш.

* * *

Гражданин номер 13. РФнең Федераль җыелышының Федерация советындагы Төмән өлкәсе вәкиле Степан Киричук өлкәбезнең 13нче Мактаулы гражданины исеменә лаек булды. Бу карарны өлкә Думасы депутатлары җәйге каникулларга чыгар алдыннан гына кабул иттеләр. 27 ел дәүләт хезмәтендә булган С.Киричук: “Ышанычыгыз өчен зур рәхмәт. Төмәнлеләр икеләнмәсеннәр, халык ихтыяҗын якларга мин һәрвакыт әзер”, - диде. “Мактаулы гражданин” билгесе аңа 14 августта, Төмән өлкәсенең туган көнендә тантаналы рәвештә тапшырылачак.

* * *

В России рекордно выросла продолжительность жизни. Россия статистикасы мәгълүматлары буенча, соңгы 5 ел эчендә Россиядә уртача гомер озынлыгы 70,2 яшьтән, 71,87 яшькә хәтле күтәрелгән. Бу күрсәткеч хатын-кызлар өчен 77 яшь, ә ир-атлар өчен – 66,5 яшьне тәшкил итә. Билгеле булгача, йөзьяшәрләр саны төньяк-Кавказ федераль округында күп. Мәсәлән, Ингушетиядә – уртача гомер озынлыгы – 80,8, ә Дагестанда – 77,2 яшь. Көтмәгәндә йөзьяшәрләр регионы өчлегенә 77 яшь күрсәткече белән Мәскәү шәһәре кергән. Белгечләр фикере буенча, аның сәбәбе - яшәү шартлары югары һәм биредә медицинаның зур үсеш алуы. Күрсәткечләр буенча, иң аз яшәүчеләр – Тыва (64,2 яшь), Чукотка автономия округы (64,4 яшь) һәм Яһүди автономия өлкәсендә (65,8).

* * *

В Тюменской области восстанавливают леса. 2017 елда агач үсмәгән 8 мең гектар җирне торгызу планлаштырыла. Моның өчен урманчылар туфракны минераллаштыралар, участокларда янгынга каршы җиһазлар булдыралар. Шулай ук икенче елга агачлар утырту эшләре дә карала. Урманны тергезү сферасындагы әлеге актив эшләр урманның продуктивлыгын күтәрә.

* * *

Тюменские врачи научились лечить самую запущенную форму рака. Төмәннең “Медицина шәһәре” үзәгендә рак авыруын дәвалау буенча яңа технологияне үзләштереп, иң агрессив формадагы лимфоманы югары дозалы химиотерапия белән дәвалый башладылар. Бүгенге көндә 1нче химиотерапия бүлегендә әлеге ысул белән урта яшьтәге 5 кеше дәвалана.Югары дозалы химиотерапия – зур дозалы төрле препаратлар белән дәвалау ул. Озак дәвалану төрле өзлегүләр китерергә мөмкин һәм ул пациентны тәүлек дәвамында күзәтүне таләп итә. Әмма нәтиҗә сөенерлек - чир чигенә.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Рәүфә КАНГАЗИНА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума