Материалы

Шыкча үзгәрешләр кичерә

последние и лучшие новости искусства в мире

27-2Күптән түгел Төмән районының татарлар күп яши торган Шыкча хакимиятенә район башлыгы Светлана Иванова эш сәфәре белән килде. Ул Талмы авылында төзекләндерелә торган балалар бакчасын, юллардагы ремонтны карады. Талмы авылында балалар бакчасы ябылганга инде күп вакыт үтеп киткән. Мәктәпкәчә яшьтәге сабыйларны монда көн дә Шыкчага йөртергә мәҗбүрләр. Елдан-ел өйләр салына, яшь гаиләләр саны да арта. Халык декабрь аенда ачылачак 50 урынлы бакчаны түземсезлек белән көтә. Ул Х.Якин исемендәге Шыкча урта мәктәбе карамагында булачак.

Шыкчадагы яңа урамнардагы юлсызлык та анда яшәүчеләрнең үзәгенә үткәндер. Балчыклы туфрак яңгырларда аяк атламаслык хәлгә килә. Солнечная, Строители, Гагарин урамнарында “Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар” программасы кысаларында ремонт тәмамланып килә. Яшәүчеләр район җитәкчесенә юлчыларның ялгышлыкларын да күрсәттеләр. Ул өстәмә тикшерү үткәрергә, кирәк булса, аларны төзәтергә кушты. Тагын да бу программа исемлегендә Талмы авылындагы Советская, Шыкчадагы Горький, Криводановадагы Сосновая урамнары бар.

Светлана Иванова халык яратып өлгергән “Төмән страусы” страуслар фермасының хуҗабикәсе Наталья Демченко белән дә очрашты. Ул фермада яхшы якка үзгәрешләр, киңәйтелү баруы турында сөйләде - тулы көчкә эшли торган агротуризм объекты булдыру максатыннан кунакханә, сувенир кибете, кафе төзү планнары тормышка ашырылып килә. Фермада 7 эш урыны бар, инвестицияләр күләме 25 млн сумны тәшкил итә, барлык эшләр дә бу елның 4 кварталында тәмамланырга тиеш.

Шыкчадагы тагын бер кызыклы туризм объекты - “Авылым” эко-паркы барлыкка киләчәк. Бу инвестицион проектның суммасы – 150 млн сум, аны “Удача” оешмасы төзиячәк. Монда да 7 эш урыны булачак.

Районның информацион политика һәм информатизация идарәсе.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума