Материалы

Тубылның Александр бакчасында Сабантуй гөрләде

последние и лучшие новости искусства в мире

27-1Тубыл шәһәр себер-татар мәдәният үзәге артистлары зур тырышлык белән әзерләгән милли бәйрәмебез сәхнәләштерелгән күренеш белән башланды. Җыр, бию, халык уеннарын яшьләр һәм балалар сәхнәдә һәм сәхнә алдында башкарып, милли гореф-гадәтләребезне барлап, күтәренке рухта бәйрәмне ачтылар. Сабантуй кунакларын, тамашачыларын котлап, шәһәр мәчете имам–мөхтәсибе Ибраһим Сухов тарафыннан әйтелгән Коръән сүзләре, шәһәр башлыгы урынбасары Евгений Бирюковның җылы теләкләре яңгырады. Алып баручылар ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Котлау хатын укып ишеттерделәр.

Көтеп алган күркәм бәйрәмебез сәхнәсен берсеннән-берсе талантлы чыгышлар бизәде. 27-13Тамашачылар Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәге, шәһәрнең сәнгать һәм мәдәният үзәге, район мәдәният үзәге, Төмән шәһәре татар мәдәният үзәге, Казан шәһәреннән килгән артистларның чыгышларын яратып карап, алкышларга күмделәр. Ел дәвамында көтеп алган, борынгыдан килгән Сабантуйның көрәш мәйданында быел да кечкенә балалар, оста көрәшчеләр көч сынаштылар. Милли көрәш быел да иң кызыклы спорт ярышы буларак кабул ителде. Бу ярышны карарга теләүчеләр дә күп булды. Абсолют батыр исеменә Мирзо Шукориев, 2 урынга - Радмир Нәбиуллин, 3 урынга - Идияс Мәүлитов чыктылар. 27-14Милли чатырлар, аллы-гөлле тасмалар, төрле төстәге шарлар белән бизәлгән мәйданда балалар өчен мавыктыргыч чаралар оештырылды. Кемдер капчык киеп йөгерде, аркан тартты, кемдер үзешчән җырчылар җыелган мәйданда такмаклар әйтеп, җырлап-биеп күңел ачты. Гер күтәрү спорт ярышын карарга теләүчеләр арасында яшьләр күп иде. Монда 1 урын - Руслан Бережник, 2 урын - Айрат Фәйзуллин, 3 урын - Арсений Сухининга бирелде. Хатын-кызларыбызның уңганлыкларын күрсәткән аш-су осталары “Себер татар бавырсагы” бәйгесендә катнаштылар. Монда 1 урынга - Светлана Уразова, 2 урынга - Әлфия Хәбибуллина, 3 урынга - Наилә Ярмәмәтова чыктылар. 27-15Себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева: ”Александр бакчасы Сабантуй үткәрер өчен уңайлы мәйдан.

Монда халык күп килә, чөнки автобус тукталышлары якын, халкыбыз өйрәнгән урын. Бәйрәмгә төрле милләт вәкилләре җыелалар. Быелгы Сабантуйны күңелле, матур, традицияләрне саклап үткәрергә тырыштык.

Барлык катнашучыларга, Казаннан килгән Татарстанның халык артисты Рамил Миндияргә, атказанган артист Алсу Ибраһимовага, Ваһапов исемендәге җыр фестивале лауреаты Азат Абитовка, 27-16җирле артистларыбызга, шәһәр һәм районнан килгән җырчыларыбызга рәхмәтләребезне юллыйбыз”, - диде. Татарстан кунагы Алсу Ибраһимова да үзенең фикерләре белән бүлешеп: ”Күп Сабантуйларда катнаштым. Тубыл Сабан туе бик ошады. Шәһәрдә традицияләребез сакланганны күрдек. Гармун моңнары, дәртле һәм халык җырлары яңгырады. Бу төбәктә халыкның матур бүгенгесе, киләчәккә якты өмете бар. Сабантуй сәхнәсендә балаларның чыгыш ясаулары да сөендерде”, - диде. Ярышларда, балалар өчен оештырылган аттракционнарда катнашучылар призлар белән бүләкләнделәр. Шәһәр халкы кичкә кадәр күңел ачты, бәйрәм итте.

Римма УМИТБАЕВА.
Гали СӘИТОВ
фотолары.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума