Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Новые автомобили скорой помощи поступили на службу тюменцам. Тиздән регион юлларына яңа санитар транспорт һәм ашыгыч ярдәм машиналары чыгачаклар. Автопаркны яңача коралландыру дәүләт программасы кысаларында өлкәдә 137 махсус автомобиль булдырылды. Бу көннәрдә Төмән шәһәре һәм өлкәнең көньяк шәһәрләре хастаханәләренең ашыгыч ярдәм бригадаларына 23 яңа машина ачкычы тапшырылды. Тагын 4 махсус автомобиль өлкә үзәк клиникаларына җибәреләчәк. Иске машиналарны яңалар белән алыштыру, автопаркның ышанычлылыгын күтәрәчәк.

* * *

Выпускница из Каскары получила 100 баллов за ЕГЭ по русскому языку. Төмән районы, Каскара мәктәбе укучысы Диана Әминова рус теле фәненнән бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырган. Диана имтиханга үткән елгы биремнәр буенча әзерләнгән. Хәзер ул Төмән дәүләт университетының психология һәм педагогика институтына укырга кереп, укытучы булырга хыяллана. Регионда 39 укучы информатика, география, химия, тарих, рус теле, рус әдәбияты, физика фәннәрен югары баллга тапшырган.

* * *

Новый деревообрабатывающий завод открылся в Уватском районе. Уват районында яңа ачылган “РОВИАЛ” заманча агач эшкәртү заводы бөтен көчкә эшләргә әзер. Завод заманча җиһазланган, елга 60 мең куб метр агач эшкәртә алачак. Биредә такта яру, струклау, киптерү камералары, әзер продукция өчен склад эшли. Хәзер такта, борыс, цилиндр формалы бүрәнәләр, евровагонка, блок-хаус һәм каплау материаллары чыгару планлаштырыла. Оешмада 60 яңа эш урыны булдырылды.

* * *

В составе пригородного поезда Тюмень – Тобольск появятся туристические вагоны. 7 июльдән Төмән-Тубыл маршруты буенча йөрүче шәһәр яны поездына 6 яңа вагон өстәләчәк. Аларның 4 вагоны “Император вагоны” зур туристик проекты, ә 2се өлкәнең визит картасы булган Visit Tyumen стилендә бизәлгән. Беренче класслы вагонда пассажирларга чәй, газета-журналлар, юл әйберләре, кино карар өчен наушниклар бушлай тәкъдим ителәчәк. Әлеге яңа вагоннар югары дәрәҗәдәге уңайлыклар булдырылу, экологик яктан чиста туалет комплекслары, һава кондиционерлары, су өләшүче аппаратлар булуы белән аерылалар.

* * *

Ко Дню города в Тюмени на Площади Памяти установят огромный кубик Рубика. Төмән шәһәренең туган көненә туры китереп шәһәрнең Хәтер мәйданында зур Рубик шакмагы кую планлаштырыла. 3 метр биеклектәге әлеге арт-объект шәһәргә 490 мең сумга төшәчәк. Шәһәр хакимияте вәкилләре әйтүенчә, Рубик шакмагы шул урында 3-4 ел торачак, моның өчен яктырту җиһазлары каралган. Төмән шәһәренең туган көнен бәйрәм итү чаралары 28 июльгә билгеләнгән.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Рәүфә КАНГАЗИНА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума