Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Хәнисә Алишина Урал федераль округының иң яхшы фәнни эшлеклесе буларак гомуммилли премия алды.
Июль аеның беренче көнендә Төмән дәүләт университеты бинасында югары уку йортының Гыйльми советының йомгаклау утырышы узды. Фәнни җәмәгатьчелек очрашуы кысаларында ТДУ ректоры Валерий Фальков хезмәттәшләренә бүләкләр – өлкә Думасы депутатларыннан Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Гомуми тел белеме кафедрасы профессоры Хәнисә Алишина Урал федераль округының «Ел профессоры» дипломын һәм медален алды. Бу гомуммилли премия үз гомерен фән һәм педагогикага багышлаган кешеләргә бирелә.
– Гомумән алганда, премия – медаль һәм дипломны - миңа июнь башында Ханты-Мансийскта бирделәр, – дип сөйләде Хәнисә Чәүдәт кызы. - Валерий Николаевич гыйльми советта бу хакта янә сөйләде - бу университет өчен зур дәрәҗә.
Төмәндә мондый бүләккә ия булучылар арасында өлкә иҗтимагый палатасы рәисе Геннадий Чеботарев һәм педагогика фәннәре докторы, профессор, академик Владимир Загвязинский бар иде.
Хәнисә Чәүдәт кызының университетка 26 ел бирүенә ышанып та булмый! Ул әле дә, 1993 елның сентябрендә Төмән филология факультетының татар бүлегенә студентлар төркемен туплаган вакыттагы шикелле, күп эшли. Күптән түгел Ханты-Мансийскта һәм Кырымда булып кайтты.
Июль азагында тынычсыз Хәнисә апа янә юлга кузгалачак – бу юлы хаҗия буларак Согуд Гарәбстанына.
Ирина НИКИТИНА, Павел Моргун фотосы.
(Гөлнур ВӘЛИЕВА тәрҗемәсе).