Бергә булырга язсын

последние и лучшие новости искусства в мире

27-2Тубыл шәһәре һәм районында 2019 елның икенче яртыеллыгына өлкә газетабыз “Яңарыш”ны яздыручыларыбыз бу юлы да сынатмадылар. Язылучылар санын саклап калу максатыннан, почта бүлеге хезмәткәрләре белән төрле чаралар үткәрелде. Җирле матбугатны яздыру буенча шәһәрнең үзәк почтасының газета-журналларга яздыру бүлеге башлыгы Нурия Вафеева зур тырышлык күрсәтте. Хезмәт ветераннары оешмасы 15 кешене газеталы итте. Алар исеменнән шәһәрнең атказанган кешесе, ветераннар советы әгъзасы Фәүрия апа Шәриповага рәхмәтләребезне юллыйбыз. Татар теленә хөрмәт тәрбияләгән, мәгълүматны объектив итеп биргән, милли үзаңны тәрбияләүче “Яңарыш”ны өлкән буын укучыларыбыз түземсезлек белән көтеп алалар.

Газетаны вакытында китермәсәләр, борчыла башлыйлар, зарланалар. Киләсе яртыеллыкка игелекле, ярдәмчел якташларыбыз, шәһәребездә хезмәт итүче төзүчеләр биргән 10 000 сумга шәһәр һәм район мәчетләренә, мохтаҗларга, Михайловский махсус интернатына “Яңарыш”ны яздырдык. Узган ел Тубыл мәчете имамы Фәннур хәзрәт Казыймов игелекле эшләр башкаручыларга җомга саен теләкләр теләп, рәхмәтләр юллап мәчеткә килүчеләргә газеталарны тапшырып барды. Тубыллылар ярдәмчел, бердәм. Беренче булып бу елның икенче яртыеллыгына якташларын “Яңарыш”ка яздырган күренекле шәхес Зәйнулла Бахметовка, милли матбугатны саклап калу йөзеннән ярдәм итүче ООО “Лифтремонт” җитәкчесе Айсатулла Сәйфуллинга, аның тормыш иптәше Мәрьям Сәйфуллинага, коллективларына; 1 нче балалар бакчасы мөдире Зөләйха Кадыйровага, тәрбиячеләренә, хезмәткәрләренә; шәһәребезнең 15 нче мәктәп җитәкчесе Сәет Хисмәтуллинга, укытучылар коллективына, ПАО “СУЭНКО” җитәкчесе урынбасары Илшат Кормановка, анда эшләүче милләттәшләребезгә; Тубыл район китапханәсенә, себер-татар мәдәният үзәгенә; туганнарына, дусларына “Яңарыш”ны яздыручы Рәмис Катралеевка, Луиза ханым Кормандаевага, Бакиевлар гаиләсенә; Тубыл районының атказанган кешесе, күренекле мәдәният эшлеклесе Нурхәят Шаһбановага, Икенче Вагай авылыннан Әлфия Мөслимовага рәхмәтләребезне юллыйбыз. Аеруча, газетаны почтага барып яздырган, концертлар алдында газетага язылучы киң күңелле, милли рухлы, мәрхәмәтле дусларыбызга җылы теләкләребезне юллыйбыз. Киләчәктә дә газета укучыларыбыз белән бергә булырга язсын. Газета-журналларны хат ташучылар вакытлы алып килерләр дип ышанабыз. Чөнки: “Почтальон газетаны ни өчен вакытында китерми?!” - дип зарланучылар быел да күп булды.

Хәкимә апа Баймуратова белән Вагай районы, Карагай авылы мәчетендә очраштык, аңа - 90 яшь. «Яңарыш»ны беренче саннарыннан ук алдырып, көтеп алып, яратып укый.

Римма УМИТБАЕВА.
Фатыйх Г
АРИФУЛЛИН фотосы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума