Телсез булмыйк, “Яңарыш”ны укыйк!

последние и лучшие новости искусства в мире

Хөрмәтле укучыларыбыз, 2019 елның икенче яртыеллыгы башланды, сезнең кулда июль аеның беренче саны. Гадәттәгечә, язылу чоры башлануга бу эштә ярдәм итүчеләргә рәхмәтләребезне белдереп үтәбез. Беренчедән, һәр газета укучы бу җылы сүзләргә лаек. Димәк, ул татар телен – туган телен белә, укый ала, сөйләшә дә - ул милләтнең киләчәген булдыручы. Хәзер ил Президентыннан алып өлкә җитәкчеләре, хакимият вәкилләре рәхәтләнеп татар телендә исәнләшәләр. Хәтта җөмләләр белән дә әйтәләр. Шул ук вакытта үз телен белмәгән, өйрәнергә теләмәгән милләттәшләребез дә бар арабызда. Менә анысы кызганыч. Монда һәркемне гаепләргә була. Баласына татар телен мәктәптә укытуга каршы ата-аналар, татар бүлеген тәмамлап та, сабыйлары белән русча гына сөйләшүче тел белгечләре, әби-бабайлар аеруча күңелгә шом салалар.

Алар халкыбызның тамырына балта чабучылар кебек тоела миңа. Хәзер татар телен гаиләдә дә рәхәтләнеп өйрәтергә мөмкинлекләр җитәрлек. “Шаян ТВ” телеканалы эшләп тора, мультфильмнарның татарча тәрҗемәлесе артканнан арта, искитмәле бизәлешле балалар өчен татар китаплары бар, олыракларга “Ана теле” онлайн мәктәбе эшли һәм башкалар. Бөек, борынгы һәм гаять бай әдәби мираска ия татар халкының теле дөнья халыклары арасында 14 иң коммуникатив тел исемлегенә керә. Өлкәбезнең көньягында гына, 2010 елгы халык санын исәпкә алу мәгълүматлары буенча, 102 мең 587 татар яши. Ә бу яртыеллыкта өлкәдәге бердәнбер татар телендә генә чыгып килә торган “Яңарыш” газетасының тиражы 2551гә төште. Бу нәрсәне аңлата? Татарлыктан шулай ваз кичәбезме? Үз телен, язуын булдырган, гасырлар буе саклап килгән ата-бабаларыбызны онытабызмы? Ислам динендә дә туган телеңне, халкыңны хөрмәт итәргә кушылган. Аллаһы Тәгалә дә әти-әни телен белмәүне хупламый. Болай ачынып язу юкка гына түгел. Якыннары белән татар телендә генә сөйләшүче газета укучылар юктыр бүгенге көндә. Үземнең дә икедән туганнарның дистәдән артык балалары арасында татарча әйтүне аңлаучылары бер-ике генә, сөйләшү турында дәшмим дә.

Менә шул вакытта берничә елдан бирле 100ләгән сугыш һәм тыл ветеранына, мәчет имамнарына, татар теле укытучыларына 332 сум 22 тиенгә ярты ел буе татар сүзен, татар яңалыкларын, татар тормышын, яшәешен җиткереп торучы “Яңарыш”ны яздыручы өлкә татар Конгрессына олы рәхмәтебезне юллыйсы килә. Бу изге эшнең нәтиҗәсе уңышлыдыр, ул газеталарны укучылар саны берничә тапкыр артыктыр дип ышанабыз. Тагын да Түбән Тәүде районының Чугунаево авылында яшәүче эшмәкәр дустыбыз Басыйр Девятьяров ярдәмендә һәрвакыт 10 кеше яраткан газетасын укып тора. Төмән районының татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Альберт Алтынгузин да татар җанлы белгеч булып чыкты: һәрвакыт бәйге, бәйрәмнәрдә “Яңарыш”ның сертификатларын тарата. Бу юлы да 20 газета алырга килешү төзеде. Төмән районының Акъяр авылы өлкәннәренә дә эшмәкәр Альберт Хәмидуллин, Рафаэль Шакиров, Илдар Мирьяминов язылырга спонсор булдылар. Ә инде авыллардагы актив хәбәрчеләребез, укучыларыбыз, кайбер почта хезмәткәрләре тыйнак кына безгә ярдәм итүләрен дәвам итәләр. Барыгызга да зур рәхмәт сезгә, ярдәмчел милләттәшләребез! Саваплы эшләрегез югалмас, савап – ул гадел, игелекле эш өчен Аллаһы рәхмәте булып киләчәк әҗер.

Икенче яртыеллыкка район-шәһәрләрдә «Яңарыш»ка язылучылар саны түбәндәгечә булды: Төмән шәһәре -   296 данә (үткән ел шул вакытка 322 данә), Төмән районы - 447 (491), Тубыл шәһәре һәм районы - 610 (608), Ялутор районы - 224 (223), Вагай районы - 386 (385), Яркәү районы - 294 (292), Түбән Тәүде районы - 149 (133), Аромаш районы - 27 (20), Заводоуковск районы - 11 (14), Исәт районы - 10 (14), Туртас, Юрга, Уват, Голышманово - 11 (14).

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума