Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Губернатор принял участие в заседании Госсовета по развитию дорожной сети. Россия Президенты Владимир Путин 26 июньдә Кремльдә гомуми файдаланудагы автомобиль юллары челтәрен үстерү һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү мәсьәләсе буенча Дәүләт Советы утырышын уздырды, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте. Утырышта Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор да катнашты.

Фикер алышу барышында эш төркеменең юл төзелеше нәтиҗәлелеген, юлларны ремонтлау һәм карап тоту сыйфатын күтәрүгә, юл хәрәкәтен оештыруны яхшыртуга юнәлдерелгән тәкъдимнәр каралды.

* * *

В Тюменском областном суде новый председатель. 1 июль көнне Төмән өлкә судында яңа рәис вазифасына керешү тантанасы булды. Әлеге чарада ведомство башлыгы Александр Моор катнашты. Вячеслав Антроповны Төмән өлкәсе суды рәисе итеп билгеләп кую турындагы указга агымдагы елның 19 июнендә Россия Президенты Владимир Путин кул куйды. Аны Россия Федерациясе Президентының Урал федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Александр Калиберда укыды.

Губернатор Александр Моор яңа җитәкчене котлады һәм Төмән өлкәсенең гадел хөкем системасында күпьеллык тәҗрибәсе Вячеслав Антроповка куелган бурычларны хәл итүдә ярдәм итәчәген билгеләп үтте.

* * *

В регионе обучают работников предприятий, повышающих производительность труда. 2019 елдан башлап «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» милли проекты кысаларында «Хезмәт җитештерүчәнлеге үсешен тәэмин итү өчен халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү һәм хезмәт базары нәтиҗәлелеген арттыру» федераль проекты гамәлгә ашырыла.

Проектта катнашучы предприятиеләр тарафыннан, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белән берлектә, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча чараларны гамәлгә ашыручы оешмалар хезмәткәрләренә алдан һөнәри белем, өстәмә һөнәри белем бирүне оештыруга норматив чыгымнарны каплау өчен килешүләр төзү өчен әзерлек эшләре алып барыла. 2019 елда укуга юнәлдерелгән хезмәткәрләрнең планлаштырылган саны 745 кешедән дә ким булмаячак.

* * *

Тюменский социально-оздоровительный центр «Красная гвоздика» стал лучшим по итогам народного голосования. «Демография» милли проектының «Өлкән буын» төбәк проекты чаралары гамәлгә ашырыла торган «Кызыл канәфер» үзәге «Ел клиникасы–2019» конкурсында «Иң яхшы санатор-курорт учреждениесе» номинациясендә җиңүче булды. Конкурсны Төмән өлкәсенең Сәламәтлек саклау департаменты ярдәме белән «Комсомольская правда – Төмән» нәшрият йорты уздырды. Проектның төп максаты - медицина өлкәсен һәркем өчен ачык һәм аңлаешлы итү, шулай ук халыкның нинди медицина учреждениеләре куллануын белү. 2018 елда гына да «Кызыл канафер» үзәгендә ташламалы программалар буенча 3,2 мең кеше, шул исәптән Бөек Ватан сугышы ветераннары, реабилитацияләнгән һәм сәяси репрессияләрдән зыян күргән дип танылган затлар сәламәтлеген ныгыттылар.

* * *

В Тюменском районе действуют 25 клубов активного долголетия. Төмән районы территориясендә «Демография» милли проекты кысаларында оештырылган актив озын гомер клублары өлкәннәргә буш вакытларын кызыклы һәм файдалы итеп үткәрергә, дуслары белән аралашырга, иҗат, спорт һәм туризм белән шөгыльләнергә ярдәм итәргә тиеш.

Районның социаль хезмәтләре иҗат иткән 25 шундый берләшмә 400гә якын төмәнлене җыйды.

Горьковский хакимиятендә аларны «Любава» дип аталган клуб берләштерде. Анда катнашучылар, социаль эш буенча белгеч Тамара Клинк җитәкчелегендә атна саен кызыклы кешеләр белән очраша, чигү, бәйләү, вокал белән шөгыльләнә, хәйрия һәм волонтерлык эшчәнлегендә катнаша. «Финанс грамоталылыгы мәктәбендә», «Куркынычсызлык мәктәбендә», «Компьютер белеме мәктәбендә», «Өченче буын университеты» дәресләрендә укыйлар.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Нәсимә ТАШБУЛАТОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума