#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Яңарыш”ка яңа укучылар өстәлде

последние и лучшие новости искусства в мире

2020 нче елның икенче яртысына газета-журналларга яздыру эшләре төгәлләнде. 30 еллыгын билгеләп үтәчәк “Яңарыш” газетасын Төмән өлкәсендә белмәгән, укымаган татар кешесе юк. Иң популяр татар газетасы битләрендә өлкә хәбәрләре, мәгариф, мәдәният яңалыклары яктыртылып бара, җирле татар халкының традицияләрен укып беләбез. “Газета бик күңелебезгә ошый”, - дип якташларыбыз “Яңарыш”ны яздырдылар. Шулай да, быел илебездә көтелмәгән COVID -19 вирусы газета-журналларга яздыру мәшәкатьләренә үзенең йогынтысын кертте. Үз-үзеңне изоляцияләү, мәдәни чараларның, концертларның булмавы нәтиҗәсендә күпчелек өлкән яшьтәгеләр газета-журналларга яздыра алмадылар. Почта таратучылар актив булсалар, үз эшләренә җаваплы карасалар алай булмас иде. Үзенең участогында һәр кешене яхшы белгән, өлкән яшьтәге әбиләрне өйләренә барып яздырган почта таратучы милләттәшебез турында башкаларга үрнәк итеп язам.

Озак еллар үз эшен намус белән үтәгән почта таратучы Зифа Биктимированы һәр өйдә өлкән яшьтәге тубыллылар көтеп ала. Аның участогында күп татар гаиләләре “Яңарыш”ны яздыра, аңа рәхмәтләрен белдерәләр. Зифа ханыма киләчәктә дә эшендә уңышлар телибез. Газета-журналларга язылуда булышлык күрсәткән, алып килгән квитанцияләрне вакытында үткәргән тугызынчы микрорайонның почта бүлеге башлыгы Евгения Әпсәләмовага, үзәк почтаның газета-журналларга язылу бүлеге башлыгы, җаваплы хезмәткәр Нурия Вафеевага рәхмәтләребезне юллыйбыз.

Быел Тубылда “Яңарыш”ка интернет аркылы яздыручылар да булганын ишетеп сөендем. Гөлҗиһан апа Закирова: “Бөтен гаиләбезгә улым интернет аша “Яңарыш”ны яздырды”, - диде.

Газетаны якыннарына, үзләренә яздыручы яшьләребез, милләттәшләребез: Тубылда яшәүче Лилия Гареева, Лаемтамак авылыннан Римма Мәмәтгалиева, мәчетләргә яздырган Диана Фазулова, Галия Измайлова, 15 нче мәктәп укытучылары Гөлшат Дәүләтбаева, Банисә Ниязова, Нурилә Шамратова, Латыйфа Хисмәтуллина турында әйтәсе килә. Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева әнисенә, абыйларына, дусларына “Яңарыш”ны бүләк итеп яздырды. Үзәкнең директор урынбасары Айгөл Моратова тырышлыгы белән бөтен коллегалары “Яңарыш”лы булды. Казан шәһәреннән әнисенә, апаларына яздырган Мөнирә Сәгыйдуллинага, Тубылда коллективлары белән газетага яздыруда зур ярдәм күрсәткән Фәридә Начметдиновага, Әлфирә Байморатовага эшләрендә уңышлар телибез. Иҗтимагый оешмалар да читтә калмадылар. 15 кешене газетага яздырып, квитанцияләрен, акчаларын тапшырган Тубылның “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе Айсылу Юнусовага, Төмән шәһәре себер татарлары автономиясе җитәкчесе Динар Абукинга, Тубыл шәһәре себер татарлары автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинскихка, “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле җитәкчесе Роза Яхинага рәхмәтләребезне юллыйбыз. Быел шәһәр ветераннар советы оешмасы 17 хезмәт ветеранын, ООО”Лифтремонт” җитәкчесе Айсатулла Сәйфуллин коллективында эшләүче барлык милләттәшләребезне “Яңарыш”лы итте. Хөрмәтле, киң күңелле, кыен чакларда ярдәмгә килгән милләт җанлы дусларыбыз, тормыш авырлыкларын бергәләп җиңәргә көч-куәт, бәрәкәтле тормыш телибез сезгә. Киләчәктә дә хезмәттәшлек итәргә язсын.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836