Материалы

Һөнәрле кеше - бай кеше

последние и лучшие новости искусства в мире

27-1Чуашстанның Батыр районы, Озын Куак авылында туган Рефагать Хәйрулла улы Даутов инде 40 елдан артык Тубыл шәһәрендә яши. Төп һөнәре – төзүче булса да, ул милли бәйрәмебез Сабантуйларын үткәрүдә ярдәм итә, татар газета-журналларын яздыра, мәдәният үзәге каршында оештырылган үзешчән драма спектакльләрендә катнаша.

Рефагать Хәйруллович, сез, Себерне үз иткән милләттәшебез, туган якларыгызны сагынасызмы?

- Тубыл шәһәрендә күп танышларым, дусларым, коллегаларым яши. Туган як сагындыра инде. Әни исән чакта туган авылыма елына ике мәртәбә кайта идем, хәзер бер мәртәбә. Хәзер атна саен туганнарыма шалтыратам. Авылым яңалыкларын белеп, уңышларына сөенеп яшим. Татар авылында туып-үсеп халкыбызның телен, гореф-гадәтләрен, милли бәйрәмнәрен белеп, татарча сөйләшеп, укып үстек. Тубыл шәһәрендә төпләнеп калуымның сәбәбенә тукталып китәсем килә. 40 ел Казан дәүләт архитектура–төзелеш университетын тәмамлап, юллама буенча Тубылга эшкә килдем. Монда ЖБИ, КПД (йортлар төзелеш комбинаты) оешмаларында беренче елларны оста, технолог, баш механик вазифаларын башкардым, аннары баш инженер булып хезмәт иттем. Минем җитәкчелегемдә 700 кеше иде. Тубылда серияле йортлар без чыгарган панельләрдән төзелгән. Тәҗрибә туплаганнан соң “Атлант” оешмасында 17 ел хезмәт иттем. Лаеклы ялга чыгып, мәктәпкә хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары булып эшкә урнаштым. Тубылда гаилә корып, хатыным белән бер кыз һәм ул үстердек. Алар да югары белемле белгечләр. Хатыным Римма минем кебек юллама белән Чиләбе шәһәреннән Тубылга эшкә килгән яшь белгеч иде. Хәзер инде оныгыбыз да бар.

- Төзүче - сезнең төп һөнәрегез. Гаиләгез белән үзегез төзегән ике катлы матур йортта яшисез. Нәселегездә дә төзүчеләр булгандыр?

- Минем әтием, абыем балта осталары иде. Әти үзе бригада җыеп Себергә килеп йортлар, биналар төзегән. Минем өчен алар үрнәк булгандыр. Балта осталарын элек-электән хөрмәт иткәннәр. Мин дә бу һөнәрне сайлаганыма бер дә үкенмәдем.

Мәктәптәге эш минем өчен яңа юнәлеш бит. Мондагы эшемдә миңа төзелеш эшләрен яхшы белгәнем ярдәм итте.  

- Сез шәһәрдә татар мәдәнияте белән кызыксынган, бүген дә Сабантуйларын үткәрүдә ярдәм итүче, татар газета-журналларын яздыручы, мәдәният үзәге каршындагы драма түгәрәгендәге спектакльләрдә катнашкан милләтпәрвәр кеше булып та танылдыгыз...

- Сабантуй - халкыбызның көтеп алган милли бәйрәме. Бәйрәм мәйданын җиһазлауда ярдәм сорасалар, бүген дә барам, ярдәм итәм. Татар җырлары тыңларга, милли уеннар карарга яратам. Сабантуй бәйрәме күңелләрне туган якларга алып кайта. Сабан туеның аермасын да күрәм. Мисалга, безнең якларда ат чабышы үткәрелә, милли көрәштә катнашучылар берәр ай алдан язылалар, әзерләнәләр. Тубылда милли көрәштә бәйрәмгә килгән тамашачылар катнаша алалар. Бәйрәмнең концерт программасын Казан артистлары бизи. Бу бик матур күренеш. Безнең бердәмлекне күрсәтә. Себер-татар мәдәният үзәге бик тырышып милли бәйрәмнәребезне оештыра.

- Быел өлкә газетабыз “Яңарыш” 30 еллыгын каршылый. Сез газетаны күп еллар яздырасыз. Газета укучыларына, редакция хезмәткәрләренә нинди теләкләрегез булыр?

- Мин телефоннан, гаджетлардан укуны яратмыйм. Китапны һәм газеталарны кулыма алып уку миңа ошый. ”Яңарыш”ны күп еллар инде яздырам. Яңалыкларны, кешеләр турында язылган мәкаләләрне кызыксынып укыйм. “Яңарыш” белән бергә килгән “Без бергә” газетасында кызыклы мәгълүмат күп. Газетаның юбилее белән котлап редакторы Алсу Мөхәммәтәмин кызына, хезмәткәрләренә иҗади уңышлар телим. Газета яздыручыларның саны артып торсын дигән теләктә калам.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума