Материалы

Штаттан тыш янгын сүндерүчеләр

последние и лучшие новости искусства в мире

27-1013-14 нче июньгә каршы төн Зур Акъяр авылында яшәүче берничә яшь егетнең хәтерендә озакка сакланыр. Ул көнне Руслан Мирьяминов дусларын җыеп, туган көн уздырырга була. Рөстәм Асадуллин, Дамир Төхвәтуллин, Артур Мирьяминов - күптән түгел хезмәт итеп кайткан солдатлар. Армия елларын искә төшереп алдылар. Илшат Мадьяров, Руслан Мирьяминов, Ридан Кәримов үзләренең алдагы планнары турында серләрен ачтылар.

Егетләр тәмле шашлык һәм Русланның әнисе Рамилә пешергән татлы ризыклар ашап, аралашканнан соң кайтырга чыгалар. Шул чак күрше өйдән чыккан янгын исен тоеп егетләребез шунда йөгерәләр. Күршеләрнең капкалары бикле, ә өйдә 4 бала белән аналары Гөлшат Хозумова йоклаган булалар.

“Омон”да хезмәт итүче егетебез Рөстәм Асадуллин үзенең профессиональ осталыгын кулланып, янган өйнең ишек алдына керә һәм коткару эшләрен башлый. Калганнары янгын сүндерергә керешәләр: кемдер насосны коега төшерә, кайсысы чиләкләр белән су ташый, кайсыдыр Рөстәм белән янган өйдән балаларны, Гөлшатны һәм документларын алып чыгалар. Шулай итеп безнең батыр егетләребез янгын сүндерүчеләр килгәнче балаларны коткарып, янгынга зураерга юл куймыйча, төнге авылны янгыннан саклап калалар.

Зур Акъяр авылы халкы исеменнән Руслан һәм Артур Мирьяминовлар, Рөстам Асадуллин, Ридан Кәримов, Илшат Мадьяров һәм Дамир Төхвәтуллинга зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Шулай ук шушындый батыр лачыннарыбызны тәрбияләп үстергән ата-аналары - Рамилә һәм Радик Мирьяминовлар, Рафат һәм Миләүшә Мирьяминовлар, Римма Асадуллина, Татьяна һәм Илдар Мадьяровлар, Римма һәм Рөстәм Кәримовлар, Вәли Төхвәтуллинга да саф күңелләрдән чыккан олы хөрмәтебезне юллыйбыз.

Кадерле милләттәшләребез! Ил төкерсә – күл булыр дигән мәкаль бар бит татар халкында. Авыр хәлдә калган авылдашларыбызга хәлдән килгәнчә булышып, Ходай каршында зур савап алырбыз. Хозумовлар гаиләсенә матди булышлык күрсәтү өчен әлеге номерлар аша акча күчерә аласыз: 89292645400 Амир Ильдарович Балдин; 89129220816 Гузалия Варисовна Морокова.

Алдан ук зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Зур Акъяр авылы халкы исеменнән Фирдания ИХСАНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума