Материалы

Подписка - 2021

последние и лучшие новости искусства в мире

2021 елның икенче яртыеллыгына "Яңарыш" өлкә татар газетасына язылу башланды!

Һәр айның 20сенә кадәр язылып өлгерсәгез, киләсе айдан татар газетасын рәхәтләнеп укый башларсыз. Төмән өлкәсе тарихында бердәнбер шундый озак һәм даими рәвештә чыгып баручы "Яңарыш" газетабыз беренче көннән үк туган телебезне саклау, үстерү юлында хезмәт итә.

Матбугатка хәзер өйдән чыкмыйча, язылырга була.

Газетага язылу өчен дәүләт хезмәтләре порталына керергә һәм «Россия почтасы» каталогларыннан «Яңарыш» басмасын табарга кирәк. Аннары газетаны китертү юлын, ничә данәдә һәм күпме вакытка яздыруыгызны билгеләргә, элемтәгә керер өчен үзегез турында мәгълүматларны һәм адресыгызны күрсәтергә кирәк. Аннары портал аша «Россия почтасы»ның исәп-хисап счетына акчаны күчерү сорала. Шуннан соң заказ электрон юл белән сезнең почта бүлегенә җибәрелә. Ул өч көн эчендә эшкәртелергә тиеш. Аннары почта хезмәткәрләре заказның кабул ителүе, эшкәртелүе һәм сез сораган вакыттан билгеләнгән адрес буенча газетаның килә башлаячагы турында сезнең шәхси кабинетыгызга хат җибәрә. Электрон файлны эшкәрткәндә нинди дә булса аңлашылмаучылык килеп чыккан очракта, «Россия почтасы» һәм портал хезмәткәрләре, язылучы белән элемтәгә кереп, проблеманы хәл итәчәкләр. Төзәтелгән файл аннары «Россия почтасы» тарафыннан кабат эшкәртеләчәк. Газетага язылып та, килми башлаган очракта, «Россия почтасы» оешмасының "кайнар линия"сенә 8-800-100-0000 яки «Яңарыш» редакциясенә шалтыратып белешергә була. Электрон юл белән каталогтагы берничә матбугат чарасына бер үк вакытта язылырга мөмкин.

Язылу бәясе:

6 айга - 400 сум 92 тиен,
3 айга - 200 сум 46 тиен,
1 айга - 66 сум 82 тиен.

Бөек Ватан сугышы ветераннарына, I һәм II группа инвалидларына - 307 сум 68 тиен. Шулай ук “До востребования” һәм абонент тартмасына салу ысуллары белән арзанрак бәягә - 330 сум 36 тиен, ә льгота белән - 289 сум 92 тиен (ягъни язылучы почта бүлегенә үзе килеп ала).

Индексы ПР750.

Газетага язылу өчен сылтама

https://podpiska.pochta.ru/press/ПР750

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума