Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
24 25 26 27 28 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Гореф-гадәтләребезне саклаган милли бәйрәмнәр

последние и лучшие новости искусства в мире

Июнь бәйрәмнәргә бай ай булды. Быел да Тубылда узган милли бәйрәмебез Сабан туенда катнашырга, үзебезнең гореф-гадәтләрне күрергә һәм иҗатыбыз белән таныштырырга мөмкинлек булды. Узган Сабан туенда себер татар милли-мәдәни автономиясе «Халкыбызның ишегалды күренешләре» темасына җиһазландырган чатырда бәйрәм кунакларын якты йөз белән Илтус Уразмәмәтов милли көйләр яңгыратып, баянда уйнап, җырлап каршы алды.

Д.Менделеев исемендәге Тубыл педагогия институтының филология фәннәре докторы, профессор Гүзәл Фәйзуллина үзенең фәнни тикшеренүләре нигезендә бастырылган мөселман метрик китаплары белән таныштырды. Тубыл педагогия институты доценты, сәнгать белгече Лидия Балахнина студентлары Юлия Шауфлер, Юлия Кравчур, Эльвира Хәбибуллина белән татар орнаментлары буенча мастер-класста балаларны искиткеч матур татар орнаментлар ясалган сувенирлар эшләргә өйрәттеләр. Филология фәннәре кандидаты Гөлсинә Ташкеева себер татарлары теле һәм мәдәнияте буенча викторина, автономия әгъзалары милли ризыклар күргәзмәсе оештырдылар. Килгән кунакларны рецептлары белән таныштырдылар, бәйгедә катнашып, дипломнар алдылар.

27-21

Якты, матур хатирәләр калдырган бәйрәмнәрдә балалар белән очрашырга, аларны милли орнаментларыбыз белән таныштырып, үзебезнең милли открыткаларны ясау серләренә өйрәнергә дә мөмкинлек булды. «Себер татарлары открыткалары» дип аталган остаханәне быел милли бәйрәмебездә Тубыл рәссамы, сәләтле иллюстратор, укытучы Асия Закорюкина (Рәхимова) җитәкләде. Бәйрәмгә килгән кунаклар, балалар белән себер татарларының мәдәниятен, милли колоритын чагылдырган төрле материаллар кулланып открыткалар ясадылар. Акварель, төрле төстәге гель, каләмнәр, фломастерлар кулланып күңелләренә ошаган рәсемнәрне бизәделәр.Матур хатирәләргә бай булган, гореф-гадәтләребезне саклаган, кунакчыллыгыбызны күрсәтеп узган милли бәйрәмнәребездә дуслык, татулык хөкем сөрде.

Зәйтүнә ТЫЧИНСКИХ, Тубыл шәһәре себер татар милли-мәдәни автономиясе рәисе.

(Римма Умитбаева тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836