Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Игелекле эш ике гасыр яши

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл шәһәрендә Илтус Уразмәмәтовны белмәгән кеше аздыр, мөгаен. Беренчедән – ул «Автотехконтроль» оешмасы директоры, автомобиль техник эксперты. Икенчедән - өлкәдә генә түгел, чит төбәкләрдә дә тамашачы мәхәббәтен яулап өлгергән «Илтус һәм дуслары» җыр ансамбле җитәкчесе, җырчысы, музыканты һәм спонсоры да ул. Өченчедән – «Германиядәге Совет гаскәрләре төркеме»нең Тубыл шәһәре һәм районы ветераннары берлеге рәисе, шул ук вакытта Тубыл шәһәренең себер татар милли-мәдәни автономиясе рәисенең урынбасары. Шул хәтле эшне башкарыр өчен кешедән күпме көч, вакыт, теләк, өлгерлек, осталык, җаваплылык таләп ителә. Илтус Уразмәмәтов үзенең төп вазифаларын төгәл башкарып кына калмыйча, хәйриячелек эшләре белән дә шөгыльләнергә вакыт таба. Бу көннәрдә ул Вагай районындагы су ташудан олы зыян күргән Карагай, Ишаир, Көмешле авыллары халкына төрле яктан ярдәм күрсәтә.

27-42

- Без «Германиядәге Совет гаскәрләре төркеме» ветераннары белән Карагай авылына икмәк җибәрдек. Хәзер менә Ишаир авылы имамы Барый хәзрәт Кабуров тарафыннан Төмән өлкәсенең мөселман дини идарәсе җыйган акчага алынган ризыкларны авылга җибәрү эшендә ярдәм итәбез. Бу инде Барый хәзрәтнең 3 мәртәбә авылдашларына гуманитар ярдәм алып кайтуы. Бу юлы ул азык-төлекләр белән бергә мәчет тирәсендә үскән үләнне чабарга триммер да алды. Мин транспорт белән тәэмин итеп, алган тауарны «Заря»га алып барып төяргә булышам. Бу эштә, әлбәттә, ветераннарым да читтә калмыйлар һәм мин үземнән дә матди ярдәм кертәм. Ишаир авылы Төмән белән Омск өлкәләре чигендә урнашкан, барлыгы 26 кеше яшәгән кечкенә авыл. Ул якка барып җитүләре дә бик газаплы, чөнки кышкы юл гына бар. Җәен һәм көзен район үзәгеннән Карагай авылына хәтле автобуста килеп, Иртеш елгасын көймәдә кичеп чыгарга һәм 7 чакрым җирне җәяү яки яңгыр яумаган көннәрдә, УАЗик машинада барып була, - дип сөйләде ул.

9 июнь - Германиядәге Совет гаскәрләре төркеме көне уңаеннан шәһәр башлыгы Максим Афанасьев Илтус Уразмәмәтовка тантаналы рәвештә Рәхмәт хаты тапшырды. Шулай ук ул «ГСГТ ветераны» юбилейлы һәм «СССРда хезмәт иткән өчен» медальләре белән 4 ветеранны бүләкләде. Бу дәрәҗәле бүләкләргә алар хаклы рәвештә лаек булдылар. Чөнки ветераннар төркеме шәһәр күләмендә оештырылган һәр чарада катнашалар, үзләре дә оештыралар. Соңгы бер ел эчендә алар өлкәдә узган 9 спорт ярышында катнашып, дәрәҗәле урыннар яулаганнар. Моннан тыш мәктәп укучылары белән хәрби-патриотик тәрбия эше алып баралар. Мәсәлән, Илтус Сәетали улы шәһәрнең 15 нче мәктәбендә видео-дәрес үткәргән. Ул укучыларга Германиядәге Совет гаскәрләре төркеменең нинди максатлар белән булдырылганы, ни өчен Германия җиреннән солдатларны чыгарганнары турында аңлатма биргән. Киләчәктә алар бу юнәлештәге эшне дәвам итәргә планлаштыралар.

«Илтус һәм дуслары» ансамбленең татар халкының мәдәниятен үстерү, популярлаштыру теләге белән башкарган олы хезмәтен билгеләп үтмичә дә ярамый. Илтус Сәетали улы әйтүенчә, 2023 нче елда алар 62 концерт куйганнар. Ансамбльнең төп солистларының берсе булган, моңлы тавышлы Лариса Чәмилова белән гаҗәеп тавышлы Илтус Уразмәмәтовны өлкәбезнең төньяк шәһәрләре - Мегион, Нефтеюганск, Лангепас, шулай ук чит төбәкләр - Новосибирск, Омск шәһәрләре һәм районнарында да татар җырына гашыйк булган тамашачылар көтеп алалар. Бу көннәрдә, мәсәлән, аларга Уват районы, Демьянка поселогы хакимият башлыгы Светлана Рубан шалтыратып, концерт программалары белән чыгыш ясарга тәкъдим иткән.

Изге эш җирдә ятмый диләр, чынлап та, яхшы эшләр башкару, ярдәм итү, кешегә яхшылык теләү – бары күңеле бай булган кешеләргә генә хас әйбер ул. Һәм ул, һичшиксез, иясенә икеләтә артып, изгелек, бәрәкәт, сәламәтлек булып кайтачак.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836