Газетага язылу 

Календарь 

Март 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
24 25 26 27 28 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Сигез дистә гомер

последние и лучшие новости искусства в мире

«Сабыр төбе - сары алтын» - татар халкының иң матур мәкальләренең берсе. Сабыр кешенең эче җылы, йөрәге зур, уйлары, фикерләре чиста, күзләре нурлы була. Менә шундый кешеләрнең берсе - Олы Акъяр авылында яшәүче Фәргать Хәмидуллин.

Ул 1944 нче елның 7 нче июлендә Наҗия һәм Мотыйгулла Хәмидуллиннарның беренче балалары булып дөньяга килә. Гаиләдә 4 бала үсәләр. Шул чорга килгән авырлыкларны ил белән бергә кичерәләр. Җидееллык Акъяр мәктәбен тәмамлаганнан соң, урта белемне Червишево урта мәктәбендә дәвам итә.27-41

Фәргать Мотыйгулла улы укытучыларын олы ихтирам белән искә алып үтте: Җәүһәрия Гомәрова, Әнүзә Шаматова, Нина Томилова, Александр Чмутин.

Сугыштан авыр яраланып кайткан әтиләре юлда фаҗигале рәвештә һәлак була: ул утырып барган автобус тимер юл аркылы чыкканда эшелонга бәрелә. Барлык авырлык әниләре җилкәсенә төшә. Мәктәпне тәмамлагач, Фәргать абый Ишим авыл хуҗалыгы техникумында укып чыга. 1968 нче елны Зур Акъяр кызы Әлфирә Баязитова белән тормышын бәйли. Ул да 3 балалы Мөфәрлиха һәм Фәйзулла Баязитовларның беренче кызлары. Әлфирә апа сәүдә техникумында белем ала. Дипломлы яшь белгечләр үз һөнәрләре буенча эшли башлыйлар: Фәргать абый - Червишево совхозында тракторчылар механигы, Әлфирә апа – товар белгече (товаровед). Фәргать абый 8 елдан артык совхозда механик һәм куркынычсызлык техникасы буенча инженер булып эшли. Ике балалары Рифат белән Мәдинә туганнан соң, 1973 елда Хәмидуллиннар Түбән Варта шәһәренә китеп эшкә урнашалар. Анда аларның өченче балалары Фатыйма туа.

Эш сөючән, тырыш, акыллы ата-ана балаларына югары белем, үрнәк тәрбия бирәләр. Эшләгән вакытта ук туган авыллары Акъярда кирпечтән ике катлы өй төзиләр. 23 ел эшләү дәверендә «Хезмәт ветераны» дигән дәрәҗәле исемгә лаек булалар. Түбән Вартадан Сургут шәһәренә күчәләр. Фәргать абый Россиянең иң бай оешмасы - «Газпром»да эшләп, лаеклы ялга чыга. Туган якларга кайтканнан соң да, авыл тормышына битараф калмый: аны аксакаллар советы рәисе итеп сайлыйлар. Ул авыл халкы, яшәеше өчен барлык җаны белән борчыла, һәрвакыт ярдәм кулын сузарга тырыша. Хәмидуллиннар икесе дә кунакчыл, ярдәмчел, тырыш кешеләр. Өйләре җиһазлы, бакчалары гел чиста, ишек аллары матур, хуш исле чәчәкләргә күмелгән. Өйләрендә һәрвакыт тәмле рызык, көләч йөз, якты чырай. Балалары югары белемле белгечләр. Бүгенге көндә биш оныклары бар. Шуларның берсе Аделия чит илдә белем ала, күп телләр белә. Әби белән бабай оныклары, балалары өчен шат, аларга изге теләктә.

56 ел гомер кичергән бу матур гаилә. Гаилә башлыгы - Фәргать Мотыйгулла улына 7 июльдә 80 яшь тула.

Хөрмәтле авылдашыбызга сәламәтлек, тыныч, тигез тормыш телибез.

Фирдания ИХСАНОВА,
Төмән районы, Олы Акъяр авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836