Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Төмән өлкәсе юбилее уңаеннан

последние и лучшие новости искусства в мире

80letРоссия картасында Төмән өлкәсен табып, карап һәркем кызыксына. Андагы табигый байлыклар, тарихи кыйммәтләр, күренекле, тырыш, хөрмәткә лаеклы кешеләре сокланып сөйләрлек. Һәр район, һәр кеше үзенең кабатланмас, уникаль тарихы белән үзенчәлекле.

Өлкәбезнең 80 еллык юбилее уңаеннан, хөрмәткә лаек, төбәкара газ оешмасының, Тубыл шәһәре хакимият башлыгының, өлкә Губернаторының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән Эдуард Мәхмүтов белән таныштырабыз.

27-1Эдуард Рудольф улы Тубыл районы, Сатылган авылында туа. Тубыл шәһәренең 10 нчы гимназиясен тәмамлап, Д.Менделеев исемендәге Тубыл педагогия институтының тарих факультетында белем ала. Шул ук елда Төмән дәүләт университетына «Дәүләт һәм муниципаль идарә» белгечлеге һәм Төмән архитектура-төзелеш университетына «Җылылык-газ белән тәэмин итү һәм вентиляция» һөнәре буенча укырга керә. Ике югары уку йортында читтән торып укып, уңышлы тәмамлый. Хезмәт юлын ул гади слесарь булып башлый, аннары төзелеш участогы башлыгы итеп күчерелә. 2008 нче елдан «Газпром межрегионгаз Север» оешмасына эшкә керә. 2010 нчы елдан «Газпром газораспределение Север» оешмасы җитәкчесе булып эшли. Үз эшенең остасы халык белән тыгыз элемтәдә эшли. Депутат буларак, Эдуард Мәхмүтовка күп кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Ул үзенең округына гына түгел, бөтен шәһәр халкына ярдәмгә килә. Халык белән бердәмлектә эшли белгән якташыбыз спорт чараларын оештыруда, махсус хәрби операциядә хезмәт итүчеләрнең гаилә вәкилләре белән очрашулар үткәрүдә катнаша, аларга бүләкләр алуда ярдәм итә. Иҗтимагый оешмалар үткәргән чараларда катнаша. Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә очрашуда булганында ул тубыллыларның сорауларына җавап бирә. Россия Президенты Владимир Путинның «Бушлай газлаштыру» турындагы йөкләмәсе турында, тубыллыларның ташламалы газга тоташтыру тәртибе, мөмкинлекләре турында аңлата. Тубылдагы «Төньяк Газпром» оешмасы башлыгы, Тубыл шәһәренең «Бердәм Россия» партиясе депутаты якташларына яхшы таныш. Шәһәр Думасы комиссиясе әгъзасы буларак, объектив һәм дөрес карарлар кабул итүдә катнаша. Рус, татар милләте мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен белгән кеше ул. Аңа проблемалар, үтенечләр, сораулар белән күп кеше килә. Тыл ветераннарына, яшьләргә, иҗтимагый оешмаларга ярдәм кулын сузган, игелекле эшләре белән танылган Эдуард Мәхмүтов депутат буларак, күп мәртәбә рәхмәтләргә лаек булды. Эдуард Рудольф улы «Яңарыш» өлкә газетабызга 2024 елның беренче һәм икенче яртыеллыгына 15шәр экземпляр яздырыр өчен матди ярдәм күрсәтте. Аның җитәкчелегендә шәһәрнең Жуковка микрорайонында яңа, матур архитектура формаларын урнаштырып, балалар мәйданчыгы җиһазланды. Туган ягын, якташларын хөрмәт итеп, сайлаган һөнәрен, сәяси юнәлештәге эшен яратып, халкына ярдәм итеп эшләгән Эдуард Мәхмүтовка яңа үрләр яуларга язсын дигән теләктә калабыз.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836