Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Сугышлар туктап, яңа тормыш башланган чорда, аң-белемгә, гыйлемгә омтылган халкыбыз мәктәпләр, балалар бакчалары булдыра. Мәктәп тарихы – авыл тарихы. Аның сәхифәләрен ачыйк, өлкәннәрнең сөйләгәннәрен җиткерик.
Бүгенге көндә Төмән районы, Талымхан авылында кибет торган урында, күп еллар элек байлар торган йорт булган. Хуҗасыз калган өйдә мәктәп ясаганнар.
Үткән гасыр уртасында (1950-1960) бу бинада җәйге яллар башлану белән ясле-бакча оештырылган. Дәһшәтле сугыш елларында мәктәптә балалар укыткан Мәрьям апа Ибраһимова ясленең мөдире итеп билгеләнә, сабыйларга бөтен йөрәк җылысын биреп, аларны тәрбияләргә керешә.
Үзе көненә ике мәртәбә сөтле ботка ашата, печенье, прәник белән сыйлый, эссе көннәрдә күлгә су коенырга йөртә. Мәгъзүмә апа Сабирова завхоз, ризык белән тәэмин итүче. Мәрьям апа Уразова – ипи пешерүче, ярдәмчесе – Разия апа Сөлхәрнаева. Җыештыручы, кер юучы вазифаларын Хәтирә апа Бәширова башкара.
Җәйге эшләр кызганда, яшь хатын-кызларны эшкә чакыралар. Алар, сабыйларын яслегә илтеп, эшкә йөгерәләр. Әнием - Мәгъдәния Мәхмүтова 1958 елның октябрь ахырында туган апамны яслегә бишеге белән алып барган. Сигез айлык баланы анда караганнар. Нәбирә Аитова, Хәчия Сәмигуллина, Нәгыймә Шәрәфетдинова апалар миңа шул бакча турында сөйләделәр.
Вакыт үтеп, илебездә төрле вакыйгалар булды. 1992 нче елда гына авылыбызда махсус бинада балалар бакчасы ачыла. Аның мөдире булып балалар укыткан Мәрзия Мөхәмәдзянова эшли башлый. Бу урында үзен балалар тәрбияләүгә багышлаган апа унике ел эшли. Аның кул астында тәрбиячеләр, аш пешерүчеләр, җыештыручылар, кер юучылар тырышып эшләделәр.
2005 елның 15 нче январенда балалар бакчасы яңа салынган мәктәп бинасына күченә, мәктәпкәчә тәрбия бүлекчәсе дип атала башлый. Монда күп еллар дәвамында тәҗрибәле тәрбиячеләр эшли: Дания Бузаева, Мөслимә Сагутдинова, Тәнзилә Хәмитова. Яшь буынга алар киңәшче, үрнәк.
2023-2024 уку елында мәктәп капиталь ремонтка бикләнә. 1 сентябрь көнне Талымхан авылы балалары заманча яңартылган Каскара мәктәбенең филиалы булган Талымхан мәктәбе бинасында урнашкан балалар бакчасына килерләр. Эльмира Садыйкова җитәкчелегендә балалар бакчасы өр-яңа ишекләрен ачар.
Рәйсә РӘХИМОВА,
Төмән районы, Талымхан авылы.