Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Тубылда Балалар Сабан туе үтте

последние и лучшие новости искусства в мире

Шәһәрнең 15 нче мәктәбендә Балалар Сабан туен үткәрү матур гадәткә әверелде. Кояшлы, матур көн, бәйрәмчә бизәлгән мәктәп каршындагы мәйданга Сабан туена балаларны сәламәтләндерү лагерьларында ял итүче балалар, балалар бакчаларыннан килгән тамашачылар җыелдылар.

Гореф-гадәтләребезне, йолаларбыбызны барлап, милли көйләр яңгыратып Сабан туе башланды. Бәйрәмгә килүче балаларны, укытучыларны, тәрбиячеләрне, ата-аналарны, шәһәр халкын алып баручы Эмилия Абайдуллина һәм Екатерина Трошкова сәламләделәр. Милли бәйрәмебез белән тамашачыларны, катнашучыларны шәһәрнең тарихи мәчете имамы Фәннур хәзрәт Казыймов котлап, теләкләрен юллады, Коръән аятьләрен укыды. Бәйрәм белән тамашачыларны, шәһәр кунакларын директорның тәрбия эше буенча урынбарсары Ольга Коробейникова котлады.

27-32

Сабантуйда балаларны сәламәтләндерү җәйге ял лагерьларыннан күп катнашучылар булды. Тамаша милли җырлар, биюләр белән үрелеп барды.

Сабантуйның иҗади бүлеге бәйрәм сәхнәсендә тәмамлангач, күркәм традицияләрне саклап, балалар өчен милли уеннар, күңел ачу чаралары, спорт ярышлары оештырылды. Балалар, берсеннән-берсе узыша-узыша капчык киеп йөгерделәр, милли көрәш һәм командалы уеннарда катнаштылар, канат тартып карадылар. Конкурсларда, спорт ярышларында җиңүчеләрне призлар белән бүләкләделәр. Сигез мәйданчыкта узган ярышларда шәһәребезнең төрле мәктәпләреннән, җәйге балаларны сәламәтләндерү ял лагерьларыннан килгән мәктәп укучылары актив катнаштылар. Аларның күңелендә сакланган милли бәйрәмебез бай эчтәлеге, күләме, чыгышлары белән истә калыр. Күтәренке рухта дәвам иткән бәйрәмнән һәркем канәгать булды, оештыручыларга рәхмәтләрен белдереп таралыштылар.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836