Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Главная

Милләт җанлы якташыбыз

последние и лучшие новости искусства в мире

Лилиана Шәрәфетдинова һөнәре буенча югары белемле укытучы. Хезмәт юлында мәктәптә, балалар бакчасында, Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә дә эшләгән тәҗрибәле белгеч. Гаиләсендә өч баланың яраткан әниләре. Олы кызы Ирина Төмән индустриаль университеты студенты, уллары Руслан 4 нче сыйныфка күчкән, Рамзан быел 1 сыйныф укучысы була. Ике улы да футбол уйныйлар. «Яңарыш»ны даими яздыручы Лилиана Шәрәфетдинова еллар дәвамында газетаны бүләккә әти-әнисенә дә яздыра. Ул тумышы белән Вагай районының Тугыз авылыннан. Шәһәргә күченеп килгән Лилиана ханым «Яңарыш»ның гаиләләрендә хөрмәтле, яраткан газета булганы турында сөйләде.

27-43-25

- Татар теленә мәхәббәтне балаларга гаиләдә шәхси мисалда, үзебезнең үрнәгебездә күрсәтергә кирәк. Гаиләдә үзара аңлашу, бер-береңә ярдәм итү мөһим. Минем әле хәтеремдә, әби-бабаем «Яңарыш» газетасының яңа санын атна саен түземсезлек белән көтеп алганнары. Бүгенге көндә минем әти-әнием, без дә бу традицияне дәвам итәбез. Татар телебезне, әдәбиятыбыз, мәдәниятебез барлыгын балаларыбыз да белеп үссеннәр дип тырышабыз. Мин «Яңарыш»ны мәктәптә укыган елларымда укып үстем. Миңа үрнәк булган дип беренче укытучым Камилә Сөләйманованы әйтер идем. Тормышка мөнәсәбәтнең нигезен салуда, һөнәр сайлауда ул минем тормышымда мөһим роль уйнады. Туган телгә мәхәббәтне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Айбатова тәрбияләде. Аларның татарча сөйләшүләре, дәресләрне алып барулары миңа бик ошый иде, аларга рәхмәтләремне белдерәм. Балаларым да шәһәр мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укымасалар да, гаиләдә татарча сөйләшкәнгә күрә, туган телебезне белеп, татар җанлы булып үсәләр», - дип сөйләде.

Лилиана Шәрәфетдинова Тугыз авылы мәктәбен тәмәмлап, Тубыл педагогия институтында укый. Диплом алган белгеч хезмәт юлын укытучы булып Төмән шәһәрендә башлый, аннары балалар бакчасында тәрбияче, балалар бакчасы мөдире булып эшли. Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе урынбасары булып эшләгән чорында татарча матур чаралар алып барганы хәтергә уелып калды. Газета-журналларны яздыру вакытында актив катнашучы дустыбыз булды. Вакыт узса да, милләт җанлы якташыбыз белән элемтәбез өзелмәде. Социаль челтәрләр аркылы аралашып торабыз. Ул газетага һәрвакыт беренче булып языла. Лилиана Шәрәфетдинова бүгенге көндә шәһәрнең 6 нчы мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли.

Римма УМИТБАЕВА.

2025 нче елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу төгәлләнде. Җәйге мәшәкатьләр белән «Яңарыш» газетасына язылырга өлгерми калган булсагыз, почта бүлекләренә, почтальоннарга мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Август аеннан газета өегезгә килә башлаячак. 2-3 айга газетага язылучылар, август аеннан газетаны яздыруны дәвам итәргә онытмагыз. Бергә һәм бердәм булыйк!

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836