Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Главная

«Яңарыш»ны яздыручылар, ярдәмчеләр

последние и лучшие новости искусства в мире

2025 елның икенче яртыеллыгына «Яңарыш»ны яздыручы игелекле, ярдәмчел дусларыбызга, укучыларыбызга рәхмәт белдерәбез. Узган ел белән чагыштырганда Тубыл шәһәрендә газетаны укучыларның саны кимемәгән. Халыкка хәбәрләрне вакытында җиткерүче, мәдәни, мәгариф, дини яңалыкларны аңлаешлы, гади телдә язып килгән өлкә газетабыз быел 35 еллыгын билгеләп үтә. Күпме еллар буе газетаны укучыларыбыз Тубыл шәһәрендә һәм районда да яшиләр. Почта бүлекләренә барып яздыручыларга, актив ярдәмчеләребезгә, дусларын, туганнарын яздыручыларга, бүләк итеп «Яңарыш»ны яздыручыларга рәхмәтләребезне җиткерәбез. Тубыллыларны газетага яздыруда ярдәм иткән мәрхәмәтле, аңлы, игелекле газетаның дусларына теләкләребезне юллыйбыз, эшләрендә уңышлар телибез.

«Новострой» оешмасы директоры Артур Оганесян - 22 кеше, «Союзспецстрой» оешмасы директоры Юныс Майгадаров - 13 кеше, «Лифтремонт» оешмасы директоры Маннур Сәйфуллин 15 нче мәктәпнең 20 укучысына яздырды. Илдар Алтыев 10 кешегә, 15 нче мәктәп директоры Әлфия Петухова 10 ветеран укытучыны, Уват районы, Өге авылыннан Сәмиха Мөлекова 20 кешене, Тубыл пединституты кафедра мөдире, профессор Гүзәл Фәйзуллина 14 кешене, «Чай будешь?» кафе хуҗалары Алия Хәбибулина белән Лариса Козак 10 кешене «Яңарыш»лы иттеләр.

Быел да «Яңарыш»ны бүләккә яздыр» акциясендә Зәйнулла Бахметов 34 туганына газета яздырды. Нәсимә Корманова дуслары һәм туганнарыннан акча җыеп, 38 кешене, Маслау авылыннан Фәүсия Мәмәтова 12 кешене, «Ак калфак» шәһәр иҗтимагый оешмасы рәисе Айсылу Юнысова 12 кешене, Фәннур Казыймов, Равилә Айбатова, Хәлилә Ильясова, Фәридә Локманова, Равилә Фазыйлова, Әминә Биктимирова, Гөлбану Нәфыйкова, Фатыйма Мамшанова, Лилиана Насыйбуллина, Тәнзилә Вахитова, Ачар Чембаева, Алсу Симонова 3-5 туганнарына «Яңарыш»ны яздырдылар.

Халкыбызның тормыш көзгесе булган, аның үткәнен һәм тарихын да чагылдырып язылган мәкаләләрен яратып укыган якташларыбыз атна саен газетаны көтеп алалар. Кызганычка, шәһәрнең кайсыбер урамнарында айлап газетаны китермәгәннәре турында билгеле булды. Мондый очраклар булмаса, газетаны яздыручыларның саны артыр иде. Соңгы елларда газетаның тиражын саклау катлаулы проблемага әверелде. Гаеп - почта хезмәткәрләрендә.

«Яңарыш»ның басма версиясе белән беррәттән газетаның сайты да уңышлы эшли, үсә. Укучыларыбыз яңалыкларны социаль челтәрләрдә дә укыганнарын беләбез. Ярдәмчеләребез дә бу хакта фикерләре белән уртаклашты һәм газетага уңышлар теләделәр. «Яңарыш» газетасының киләчәге якты булсын.

Римма УМИТБАЕВА.

27-11-25

P.S. Хөрмәтле якташлар, 2024 елның икенче яртыеллыгы белән 2025 елның икенче яртыеллыгындагы күрсәткечләрне чагыштырыр өчен өстәге таблицага карап, үзегезгә нәтиҗә ясый аласыз.

2025 елның икенче яртыеллыгына якташларына, дус-туганнарына «Яңарыш» газетасын яздырган Төмән шәһәрендә яшәүче милләттәшләребезгә дә рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Бөтендөнья татар конгрессының өлкәдәге вәкиллеге җитәкчесе Ринат Насыйровны, актив хәбәрчебез, дин эшләре ветераны Фатыйх Гарифуллинны, Төмән шәһәренең Кугалы мәчете имамы Сөләйман Садретдиновны, берничә елдан бирле үзләренең туганнары, авылдашлары, дусларына бүләккә даими яздыручы Наилә Ермышева, Тәслимә Гарифханованы да иң изге теләкләр белән аерым билгеләп үтәбез. Редакциядән килгән мөрәҗәгать хатларыбызга уңай җавап биргән район, авыл хакимиятләре, татар һәм себер татар милли-мәдәни автономияләре, мәктәп, мәдәният йортлары җитәкчеләренә, шулай ук хәбәрчеләребезгә, укучыларыбызга олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Редакция.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836