#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Владимир Якушев обсудил с Mitsui перспективы сотрудничества. Регион башлыгы В.Якушев “Мицуи энд Ко. Москоу” компаниясе җитәкчесе Тосиаки Маруока белән Төмән өлкәсе территориясендә нефть һәм газ чыгару җиһазлары җитештерү мөмкинлеге турында сөйләштеләр. Губернатор аңа регионның сәнәгать үсешенә зур өметләр баглавын һәм теләсә кайсы инвестор белән эшләргә әзерлеген белдерде. Mitsui компаниясен кызыксындырган икенче сфера – медицина. Бу юнәлеш буенча бергә эшләү өлкә өчен шулай ук кызыклы: регионда югары технологияле клиникалар формалаша һәм дарулар җитештерү ягы да алга бара. “Фармацевтикада безнең компания көчләрен замана даруларын чыгару ысуллары һәм җитештерүгә куялар”, - дип әйтә Тосиаки Маруока. Очрашу ахырында алар Төмән өлкәсе белән компания арасында тыгыз хезмәттәшлек барлыкка килүенә өмет белдерделәр.

* * *

Чайка назначил нового прокурора Тюмени. РФнең баш прокуроры Юрий Чайка Төмән районы прокуроры Эдуард Гиматовны Төмән шәһәре прокуроры итеп билгеләде. Аның вазифасын бүгенге көндә Владимир Третьяков башкара. Белгәнебезчә, Төмән шәһәре прокуроры Руфат Биктимеров 2017 елның март аенда Төмән өлкәсе прокуроры урынбасары итеп билгеләнде.

* * *

В красивый день 7.7.17 брак заключили 149 тюменских пар. Төмән өлкәсе ЗАГСларында 8 июль - гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә 119 пар, ә 7 июль көнне (7.7.2017) - 149 пар никахлашкан. Тылсымлы саннарга туры китереп 7.7.2007 – 283 пар, 8.8.2008 – 323 пар никахлашканнар. Ләкин статастика күрсәткечләре буенча, аларның 30%ы озакламый аерылышкан.

* * *

Маршрут самой длинной велогонки мира вновь пройдет через Тюмень. Дөнья буенча иң озакка сузылган велосипед ярышлары Төмәннән үтәчәк. Ярышучылар шәһәребезгә 24 июль көнне кичен килеп җитеп, иртә белән киң күләмле старт Төсле бульварда булачак. Теләүчеләр иң хәлдән тайдыргыч узышуда катнашучылар белән фотога төшә алачаклар. Әлеге акциядә 4 континенттан 8 ир-ат һәм 2 хатын-кыз катнаша. Араларында 2се - Россиядән. Алар Мәскәүдән Владивостокка хәтле легендар Транссибирь магистрале буенча, 9200 чакрым үтеп, 10 августта финишка килеп җитәчәкләр.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Рәүфә КАНГАЗИНА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836