Материалы

Яркәүдә өлкә Сабантуе

последние и лучшие новости искусства в мире

28-1Өлкә Сабан туе Яркәү авылының “Сибиряк” стадионында оешкан рәвештә һәм зур әзерлек белән үтте. Көн дә, әйтерсең, алдан килешенгән кебек, кояшлы, әмма хәлне бетерерлек үтә эссе дә булмады. Бәйрәм Яркәү мәдәният хезмәткәрләре тырышлыгы белән югары дәрәҗәдә башкарылган ”Сабантуй күренеше” белән ачылды. Тантаналы өлештә колхоз-совхозларда эшләп, бүгенге көндә лаеклы ялда булган районның өлкән яшьтәге хезмәт ветераннары – Әхтәм Каюмов, Рүсләм Шарапов (Тархан авылы), Илдус Бикшанов (Бурбар), Ибәтулла Хәбибуллин (Яңа Кәешкүл), Майсәрвәр Сәетованың (Түрәвыл) бәйрәмгә махсус чакырылганнарын әйтеп, Рүсләм Шараповка Сабантуй әләмен күтәрергә рөхсәт бирелде.

Аннары Төмән өлкә мөселман диния нәзарәте мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков Коръән укып, дога кылгач, гадәттәгечә, тәбрикләү сүзләре яңгырады. Вице-губернатор Сергей Сарычев халыкны сәламләп: “Милли традицияләрне саклап шундый матур бәйрәм оештырганыгыз өчен рәхмәт. Сез җиң сызганып эшли дә, ял итә дә беләсез. Сезнең тырышлык белән елдан-ел тормыш яхшыра бара, шәһәрләр, авыллар матурая, зурая, мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр, спорт комплекслары төзелә – болар безнең яшәү шартларын яхшырту өчен башкарыла. Киләчәктә дә өлкәбез, илебез чәчәк атсын өчен милләтара дуслыкны ныгытып, тагын да тырышып эшләрбез”, - дип, район башлыгы Евгений Щукинга губернаторның бүләген – музыка җиһазлары һәм милли шатер сатып алырга сертификат бирде. Район башлыгы рәхмәтен белдереп, якташларын бәйрәм белән котлаганнан соң, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре – “Междуречье” агрофирмасы сыер савучысы Әлфия Абдуллина белән СПК “Тараканово” оешмасында 12 ел хисапчы вазифасын башкаручы Хәлбикә Шиһабетдиновага Рәхмәт хатлары тапшырды. Милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Евгений Воробьев та, форсаттан файдаланып, татар халкының мәдәниятен үстерүдә зур өлеш кертүче Нәбилә Сәйфуллина белән җырчы Айзәт Насыйбуллинны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Котлау сүзләренә өлкә Думасы депутаты Юрий Конев, өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Тимергали Мирасов, Яркәү районы автономиясе рәисе Гөлниса Фәхретдинова да кушылдылар. 28-2Аннары сәхнәдә шәһәр һәм районнардан килгән үзешчән артистлар сәләтләрен күрсәттеләр. Биредә тамашачылар күренекле җырчыларыбыз – Җәмилә Рәхимова, Луиза Ильясова, Рада Глазырина, Илчан Хөснетдинов, Зөфәр Янгулов, Лилия Мөхәммәтрәхимова, Айзәт Насыйбуллинның башкарган дәртле җырларын тыңлап күңел ачтылар. Өлкә, бөтенроссия, хәтта кайберсе бөтендөнья фестиваль-конкурсларында җиңүләр яулаган “Дуслык” (Х.Мирхәйдәров), “Сандугач” (З.Кожевникова) халык җыр, “Шытыр–шатыр” (Г.Габдуллин), “Пышны” (Җ.Касыймов), “Зөбәрҗәт” (Эльвира Голубева) фольклор ансамбльләре чыгышларын да алар яратып карадылар. Ә Татарстан Республикасының себерлеләргә күчтәнәч итеп җибәргән “Кыю кызлар” дуэты җырлаган җырларны якташларыбыз хуш күреп кабул иттеләр. Шул ук вакытта хөрмәтле кунаклар мәртәбәле жюри әгъзалары белән Сабантуй мәйданы буйлап тезелеп торган берсеннән-берсе матур милли йортларда булып, хуҗаларның җыр-бию, аш-суга осталыкларын бәяләделәр. Ә көч, кыюлык, уңганлыкларын дәлилләргә теләүчеләр көрәш, колгага менү, гер күтәрү, кул көрәштерү мәйданчыкларында очраштылар. Балалар өчен аерым бәйгеләр, аттракционнар оештырылды, алар кечкенә атларга, дөягә атланып, паровозларда утырып та йөрделәр. Сәүдә нокталары да көнозын эшләде. Гомумән, бар уңайлыклар да халык өчен, аның бәйрәм, ял итү ихтыяҗын күздә тотып эшләнгән иде. Җыр-моң тынып тормаган сәхнәдән ярышларда җиңүчеләрнең исемнәрен игълан итеп, бүләкләр тапшыра бардылар. Иртәнге сәгать унынчы яртыда Южаков аланында уздырылган ат чабышында 1 урынны атланып йөри торган атлар төркемендә Мидхәт Ибраһимовның “Абрикос” (Төмән шәһәре) исемле аты, юртаклар төркемендә Тубыл районы, Өстамак авылында яшәүче Рөстәм Янабаевның “Орлик” исемле аты яулады.

- Бу ярышка без бик җентекләп әзерләндек, атларның аякларына йомшак булсын өчен җирне сөреп, тигезләдек, юлларга билгеләр куеп чыктык. Ат чабышын карарга теләүчеләр саны күп булды, ләкин, кызганычка каршы, бары 8 ат кына катнашты. Бу хәл безнең, оештыручыларның, кәефен төшерде, әлбәттә. Ә Яркәү җирендә беренче мәртәбә «Арангул батыр» 7нче көчләр экстримы турниры оештырылып, аның бөтенроссия дәрәҗәсенә күтәрелүе безне бик сөендерде. Сабантуй кунаклары 5 этапта барган ярышларны бик кызыксынып тамаша кылдылар. Сабантуй программасы белән халык канәгать дип уйлыйм. Аны оештыруда зур көч куйган, матди ярдәм күрсәткән – өлкә һәм Яркәү районы хакимияте, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, өлкә татар милли-мәдәни автономиясенә, аерым алганда, Яркәү районының мәдәният бүлеге, яшьләр политикасы һәм спорт, мәгариф бүлеге, Яркәү яшьләр үзәге җитәкчеләре һәм хезмәткәрләренә, чараны оста алып баручы – Зинар Кәримов белән Гөлфия Калашниковага һәм Яркәү җирен үз итеп килгән кунакларга рәхмәтемне белдерәм”, - дип сөйләде Гөлниса Фәхретдинова.

28-3Көрәш буенча үлчәү авырлыкларына бүлеп, яшүсмерләр арасында - Камран Моратов (Төмән шәһәре), Радмир Ярметов (Төмән), Тимур Зиннәтуллин (Төмән районы, Шыкча авылы), ә зурлар арасында – Имаметдин Сәлихов (Төмән), Игорь Волобуев (Төмән), Салават Абдуллин (Төмән районы, Каскара) беренче урынга чыктылар. Ә Сабантуйның абсолют батыры итеп Максим Морозов билгеләнде һәм, әлбәттә, тәкә аңа булды. Кул көрәшендә Төмән районы, Ямбай авылы егете Ринат Фәйзуллинга тиңнәр табылмады. Гомуми нәтиҗәләр буенча, Ялутор районы - “Иң яхшы йорт” исеменә лаек булып, сәнгать коллективлары арасында һәм барлык номинацияләрдә алган балл саны буенча да беренчелекне яулады. Ә спорт буенча Төмән районы беркемне дә алга уздырмады. Киләсе елга өлкә Сабан туе Түбән Тәүде районында үтәчәк дип игълан ителде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.
Сабантуй күренешләрен 3нче биттә һәм сайтта карый аласыз.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума