tyumen

Подписка на газету 

Baner 230x300 1

Календарь 

Сентябрь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Россиякүләм “Түгәрәк уен”да төмәнлеләр

последние и лучшие новости искусства в мире

27-17Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы бистәсеннән башланган Бөтенроссия татар фольклор фестивале быел ун еллыгын каршы алды. “Түгәрәк уен” ил күләмендә татар халкы фольклорын саклауда, үстерүдә зур эшләр башкарды, онытыла барган йола, гореф-гадәтләребез тарих төпкелләреннән барланып яңартылды, кайберләре тормышта да кулланышка керә бара. Быел 23 төбәктән 30 фольклор коллективы килгән.

Күренекле мәдәният белгече Вәлимә Ташкалова җитәкчелегендә өлкәбез фольклорчылары: Тубылның “Илһам” хореографик төркеме (җитәкчесе Гөлфирә Шәмсетдинова), Төмән районының Шыкча авылыннан “Шытыр-шатыр” фольклор-этнографик ансамбле (Гаяз Габдуллин),27-18 Муллаштан “Пышны” ансамбле (Җәгъфәр Касыймов), Ялутор районы, Аслана авылыннан “Тамаша” фольклор-этнографик ансамбле (Ильяс Бакиев) катнашалар.

Иске Кулаткы урамы буйлап 600дән артык кеше парадта үтә. Тантаналы ачылыш “Кичке сабантуй”га килеп тоташа. “Анда районның чыгарылыш классларының татар укучыларын тәбрикләүләре ошады”, диде “Тамаша” ансамбле әгъзасы Илчан Хөснетдинов. Соңыннан “Кичке уен” гөрли.

27-19Алдагы көннәрдә бәйгеләр үтә, районның 3 авылына концертлар белән баралар, район Сабан туенда бәйрәм итәләр. Иске Кулаткы атнага якын татар җыр-моңына күмелә.

Безнең данны яклаган “Шытыр-шатыр”лар, гадәттәгечә, югары дәрәҗәдә чыгыш ясап, I дәрәҗәдәге лауреат дипломын алалар, “Илһам” егетләре биюе II дәрәҗәдәге лауреат дипломына лаек дип табыла. “Тамаша”лар фестивальнең дипломы һәм махсус приз – кулдан эшләнелгән борынгы сандык белән бүләкләнәләр. 10 ел буена коллективларның осталыгы арткан, быел Саратов, Волгоград өлкәләреннән яңа коллективлар килгәннәр, гармунчылар күп булган.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836