Материалы

Хезмәттәшлек күрсәтүче дусларга рәхмәтлебез

последние и лучшие новости искусства в мире

28-1“Яңарыш” - яңалыклар белән таныштырып торган, якташларыбызның тормышындагы мөһим вакыйгаларны яктырткан, татар теленең кадерен белергә өйрәткән газетабыз. Газета–журналларга язылу буенча почта хезмәткәрләре 2018нче елның икенче яртыеллыгына нәтиҗә ясадылар. “Бердәнбер газетабыз бит, укыйбыз, көтеп алабыз”, - дип әйтүчеләр күп булса да, соңгы елларда газета–журналларга яздыру авыррак бара. Милләттәшләребез белән бергә тиражыбызны сакларга тырыштык. Бу елның икенче яртыеллыгына “Яңарыш”ка теләп яздыручыларга, безнең белән күп еллар хезмәттәшлек иткән дусларыбызга рәхмәтләребезне юллыйбыз.

Апрель, май, июнь айларында газета укучыларыбыз белән тагын да ешрак очраштык, фикерләр, тәкъдимнәрне тыңладык. Кемгә нәрсә, нинди тема ошый, нәрсә ошамаганын белештек. Һәр очрашу күңелебездә якты хатирә булып калды. Ул очрашуларның нәтиҗәсе булып газета битләрендә алар турында мәкаләләр дә чыгар...

Безнең шәһәрдә эшен яратып башкарган, газета–журналларга иң күп яздыручы почта бүлек мөдире Нурия Вафеева эшли. Күп мәртәбә аның белән шәһәр мәктәпләрендә, балалар бакчаларында, шәһәр себер-татар мәдәният үзәгендә, “Синтез” мәдәният йортында узган чараларда булдык. Безне ачык йөз белән каршы алган халкыбызның шатланып аралашырга әзер булуын күреп сөендек. Мәдәни чаралар кичке сәгать 5тән соң узса да, Нурия ханым гел безнең белән бергә булды. Россия күләмендә уздырылган вакытлы матбугатка язылу декадасында ташламалар тәкъдим ителде, бу көннәрне шәһәрнең үзәк почтасында җирле шәһәр газеталары корреспондентлары, башка почта бүлекләре хезмәткәрләре белән кызыклы очрашулар вакытында газета-журналларга яздыру оештырылды. Бәйрәмчә узган очрашулар сәүдә һәм күңел ачу үзәкләрендә, мәдәният йортларында үткәрелгән чаралар барган вакытта үтте. Күтәренке кәеф, күчтәнәчләр белән килеп, укучыларыбыз белән әңгәмә корып, “Яңарыш”ка һәм башка газеталарга яздыруларны бәйрәмчә үткәрергә тырыштык. Кайда гына булсак та, “Яңарыш”ка яздыруны алып бардык. Тубыл район китапханәсенә, Тәнзилә Ниязовага һәм аның коллективына, Сумкино мәчетенә йөрүче әби-бабайларга, Сатылган авылы халкына, аеруча, Тубыл шәһәренең 15нче мәктәбе коллективына, җитәкчесе Сәет Хисмәтуллинга, шәһәрнең себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеевага, аның урынбасары Фатыйма Мамшановага, Айгөл Захаровага, Зөһрә Тимергалиевага, Алсу Симоновага, Фәүрия Ниязовага рәхмәтләребезне юллыйбыз. Алар газетаны үзләренә, туганнарына, мәчеткә яздырдылар. Быел шәһәр хакимияте яздырырмы икән дип борчылган идек. Соңгы көннәрне генә 15 кешегә яздыруны үткәрделәр. Фәүрия Шәрипова шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе буларак башкарган эшен дәвам итеп, бүген дә әле халкына ярдәм итә. Татар җанлы, фидакарь, намуслы, тыйнак, ярдәмчел милләттәшләребез Айсатулла һәм Мәрьям Сәйфуллиннарга, Ринат Ногмановка, Илшат Кормановка эшләрендә уңышлар телибез. Газета белән дуслыгыбыз дәвамлы булсын. Инде 6 ай дәвамында атна саен килеп торучы «Яңарыш»ны хат ташучылар вакытында китереп торсыннар иде. Чөнки газетага яздыручыларның күпчелеге почта ташучыларның хезмәте белән канәгать булмауларын белдерделәр.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума