#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сөт сыйфаты нинди?

последние и лучшие новости искусства в мире

Үткән ел сөт җитештерүчеләр һәм эшкәртүчеләр өчен берникадәр үзгәрешләр булды: сөтне кабул итүдә сыйфат дәрәҗәсе яңартылды, яхшыртылды. Ә бу, үз чиратында, бер яктан, гадел эш итмәгән хезмәткәрләрдән котылырга ярдәм итсә, икенче яктан, сөт җитештерүчеләргә, җыючыларга берникадәр авырлык та тудырды. 2017 ел нәтиҗәләре буенча төбәктә шәхси хуҗалыклардан җыелган сөт барлык күләмнең 41 процентын тәшкил итә. Барлык җыела торган сөтнең 80 проценты югары сортка туры килми, икенче сорт белән кабул ителә һәм бары тик май әзерләү өчен генә кулланыла ала.

Сөт эшкәртүче оешмалар беренче һәм югары сортлы чимал гына таләп итәләр. Әлбәттә, сөтнең бәясе дә үзгәрә. Апрель аенда өлкә губернаторы Владимир Якушев алып барган төбәк хакимияте президиумы утырышында сөт продукциясен җитештерүне үстерү буенча чаралар турындагы закон проекты каралды, анда 1 апрельдән 31 декабрьгә кадәр авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативларына күчү вакытында икенче сортлы сөт өчен субсидия бүлеп бирү турында сүз алып барылды. Ә закон проектында 1 апрельдән 30 июньгә кадәр икенче сортлы сөтнең литры - 16 сум, 1 июльдән 31 декабрьгә кадәр 15 сум итеп күрсәтелгән. 1 сортлысы 18 сум тора. Бу арада сөт тапшыручылар сөтнең сыйфатын күтәрер өчен тиешле чаралар күрергә тиешләр. “Сөтнең сыйфатын күтәрү төп бурыч булып тора. Төбәк ярдәм йөзеннән финанс җилкәсен куя. Сыйфат артса – ярдәм дә, яхшы бәя дә булачак, таләпләр үтәлмәсә - базардан китәргә туры киләчәк”, - дигән иде губернатор.

Сыйфат яхшырсын өчен савылган сөт 30 минут эчендә кабул итү пунктына җиткерелергә тиеш. Тапшыручы күз алдында сыйфаты тикшерелгәч, +4-+2 градуска кадәр суытырга кирәк. Монда инде иртәнге-кичке һәм төрле сорттагы сөт өчен аерым суыткычлар кирәк булачак. Сыер абзары да якты, коры, чиста булырга тиеш, диләр белгечләр. Астын да гел алмаштырып тору, дөрес ашату да сорала.

Хәзер районнарда губернатор таләбе буенча тыгыз эш алып барыла. Вагай районында да, авыл хуҗалыгы комплексы буенча хакимият башлыгы урынбасары Фәйзулла Камалов әйтүенчә, сөт сыйфатын арттыру юнәлешендә барлык 11 кабул итү пункты тикшерелә, аларга санитар таләпләрне үтәүдә тиешле киңәшләр бирелә. “Хәзер искеләрне алыштыру өчен 30 танк-суыткыч килүен көтәбез”, - диде ул.

Сөт тапшырудан кергән керем – авыл халкы өчен зур ярдәм. Шул акчага юанып эре мөгезле терлек асраучылар байтак. Ә менә сөт бәясенең арзанаюы сыерлар санын кимүгә китерүе дә бар. Бу очракта өлкә хакимияте җитәкчеләренең вакытлы ярдәмгә алынуы бик мөһим. Тиешле рәвештә кабул ителгән сөт югары бәядән озатылу һәрьяк өчен дә файдалы.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836