Материалы

Сезнең белән без көчле

последние и лучшие новости искусства в мире

2018 елның икенче яртыеллыгы да башланды. Газета-журналлар укучылар, әзерләүчеләр өчен бигрәк тә әһәмиятле бу вакыт. Чөнки яңа сезонга керәбез, күпмедер укучыларыбыз алышына, берникадәр үткәнгә нәтиҗә ясарга да мөмкинлек туа. Икенче яртыеллыкка язылу кампаниясе бакча, язгы эшләр белән бергә үрелеп бара һәм почта бүлекләренә барып җитә алмаучылар сәбәпле, тиражның берникадәр кимү куркынычы бар. Тик өлкәбез татарлары газетабызны даими укып баралар. Безгә бу куркыныч янамый, дияр идем. Соңгы вакытта почта хезмәткәрләренең үз эшләренә намуссыз каравы, язылучыларга ваемсызлыгы нәтиҗәсендә күп кенә даими укучыларыбызны югалттык, ахрысы. Бу бәла бөтен ил буенча бара. Россия Почтасы киләчәктә берәр чарасын күрмәсә, я алтернатив таратучылар барлыкка килер, я матбугат зур кыенлыклар кичерер.

Яртыеллыкның икенче саны, редакциябез телефоннары даими шалтырый: июль аенда газета килмәвен хәбәр итәләр, кереп сораучылар да бар. Әлбәттә, без ярдәм итәргә тырышабыз, Почтамтка шалтыратып белешәбез. Кайберәүләр ай буе газетасыз утыралар. “Яңарыш” вакытында килмәсә, зинһар өчен, “Почта России” федераль дәүләт унитар предприятиесенең филиалы – Төмән өлкәсе буенча почта хезмәте федераль идарәсенең кайнар линиясенә 546-980 телефон номерына шалтыратыгыз, хөрмәтле укучыларыбыз. Сезгә газета вакытында килергә тиеш, таләп итегез.

Язылу вакытында Тубыл шәһәрендәге хезмәткәребез Римма Умитбаева аеруча актив эш башкара. Ярдәмчеләребез исәбенә тагын да актив почта хезмәткәрләрен, дусларыбызны, берникадәр спонсорларны кертер идек. Мәсәлән, Төмән районы татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Альберт Алтынгузин бәйгегә иң яхшы шигырь сөйләүчеләрне әзерләүче укытучыларга 19 газетага сертификат бүләк итте, һәр чарада газета турында хәбәр итмичә калмый. Тагын да Төмән шәһәренең Матмасс мәчете имамы Руслан Садретдинов саз артында яшәүче мохтаҗларга 15 газета яздырды. Барлык булышучыларыбызга да чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. “Яңарыш”ны укучылар, ай саен Татарстан Республикасы ярдәме белән чыгып килгән “Без бергә” кушымтасында татар дөньясы яңалыклары белән танышып баручылар татар милләтен яшәтүгә, аның киләчәге турында кайгыртуга зур өлеш кертәләр. Өч дистәгә якын еллар эчендә күп якташларыбыз татар телендә укырга, аңларга өйрәнделәр, татарча иҗат итүче шагыйрьләребез артканнан арта, язучыларыбыз да аз түгел. Хәзер интернет иң ерактагы авылда да эшли. Рәхәтләндереп хәбәрчеләребез электрон почтага мәкаләләрен җибәреп торалар. Соңгы вакытта рус телендә дә язмалар еш килә. Без риза, язсыннар гына, хәбәрләр килсен генә. Һәр укучы үзе өчен кызыклы, мөһим вакыйга, үрнәк гаилә, оешма, кеше турында яза ала. Ә инде өлкәннәребез кичергән авыр язмыш, тормыш тәҗрибәсе, киңәшләре зур әһәмияткә ия түгелмени!? Гомер юлында очраган гыйбрәтле язмышлар турында ешрак укыйсы, уйланасы, сабак аласы килмимени? Языгыз, укыгыз, хөрмәтле укучыларыбыз, безнең белән калуыгыз – тугры дустыбыз булуыгыз өчен чиксез рәхмәт сезгә!

Районнарда “Яңарыш”ка бу елның икенче яртыеллыгына һәм үткән елның шул чорына язылучылар саны түбәндәге таблицада күрсәтелгән:

Узел

2018 ел

2017 ел

Ялутор

223

249

Заводоуковск

14

11

Юрга

1

1

Голышманово

1

1

Аромашево

20

31

Төмән

322

334

Төмән-РУПС

491

530

Исәт

14

8

Түбән Тәүде

133

164

Яркәү

292

303

Тубыл шәһәре һәм районы

608

604

Вагай

385

387

Туртас, Уват

12

11

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума