Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Школы Тюменской области получили 47 новых автобусов для перевозки детей. Өлкә губернаторы вазифасын вакытлыча башкаручы Александр Моор белән Россия Президентының Урал федераль округы вәкиле Николай Цуканов регион мәктәпләренә 47 яңа автобус бүләк иттеләр. Әлеге тантаналы чара Төмән шәһәренең “Ямальский-2” микрорайонында төзелүче мәктәп парковкасында үтте. “Автобуслар заманча җиһазландырылган. 2 мең баланың мәктәпкә бару юллары куркынычсыз һәм җайлы булачак. Соңгы ике ел эчендә мәктәпләр өчен регион һәм федераль бюджеттан 180 яңа автобус сатып алынды”, - диде Александр Моор.

* * *

В Тюменской области к 2024 году не останется ни одной деревянной школы. 2024 елга хәтле өлкәдәге иске мәктәп биналарын модульле биналарга алыштырып бетерәчәкләр. Бүгенге көндә регион территориясендә агачтан төзелгән 31 мәктәп бинасы авария хәлендә. Әлеге блок-модульле мәктәпләр проектын эшкәртергә экс-губернатор Владимир Якушев кушкан. Көнкүреш уңайлыклары тупланган биналар тиз төзелә. Ачык аукцион барышында модуль мәктәп конструкциясенең ниндидер бер өлеше Төмән оешмаларында ясалачак. Чөнки өлкә территориясендә әлеге заказны үти алырлык 3 завод эшли.

* * *

С начала 2018 года по программе ЭКО в Тюменской области родилось более 230 малышей. Ярдәмче репродуктив технологияләр аша бу елның январь-июнь айларында өлкәдә 231 бала туган. Нәселсезлектән шул ук ысул белән 868 пар бушлай дәваланган. Балалары булмаган парларга ата-ана булырга мөмкинлек биргән ЭКО программасы ярдәме белән өлкәдә 2203 бала дөньяга килгән. Сәламәтлек саклау өлкә департаменты җитәкчесе Инна Куликова әйтүенчә, соңгы елларда нәселсез парлар саны арта бара, күп очракта сәбәп ир-атларда була. Аларга, әлбәттә, замана медицина технологияләре ярдәмгә килә.

* * *

Гостей фестиваля «Квасной пир» в Ялуторовске ждет более 200 литров окрошки. “Куас табыны – бөтен дөньяга” ярминкәсе 21 июль көнне Ялутор шәһәрендә узачак. Кунакларны борынгы рецепт белән әзерләнгән 200 литр окрошка көтәчәк. Шулай ук алар төрле сортлы куас белән сыйланачаклар. Чара барышында төрле уеннар, бәйге-ярышлар, мастер-класслар оештырылачак.

* * *

Под Тобольском реализуется проект по созданию курорта. Тубыл шәһәре тирәсендә урнашкан “Алемасов курорты” ял итү базасы өлкәнең көньягында, Ямал, Юграда яшәүчеләр өчен популярлаша бара. Проект буенча аны ел буена эшләүче курорт итү карала. Кышын биредә иң үлчәнешле тауда чаңгы шуу юлы, ә җәен төрле спорт уеннары өчен урман стадионы эшли. Кунакларны бау паркы да кызыксындыра, төрле чара-мәҗлесләр уздырырга мөмкинлекләр каралган. Әлеге проект Тубыл хакимияте һәм “Өлкә инвестицион агентлыгы” фонды ярдәме белән тормышка ашырылачак.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Рәүфә КАНГАЗИНА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836