tyumen

CIT2

Подписка на газету 

Baner 230x300 1

Календарь 

Июль 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Туган теленең патриоты

последние и лучшие новости искусства в мире

28-1- Буш вакытларда кулыңа татар газетасын алып укуга бернәрсә дә җитми. Һәр пәнҗешәмбе саен “Яңарыш”ны көтеп алам. Быел почтада “Сөембикә” журналын, “Татарлар” дип аталган газетаны да яздырырга тәкъдим иттеләр”, - дип әйтә Нурбаян апа.

“Яңарыш”ның дусты, газетаны беренче саныннан яздырып килгән, туган теленең патриоты Нурбаян Вәли кызы Бакиева гаиләсендә 3 кызы да татар теле укытылмаган мәктәпләрне тәмамласалар да, татарча камил сөйләшәләр. Ике кызы Тубыл пединститутын, кечеләре Төмән мәдәният институтында укып югары белем алган һөнәр ияләре. Үз эшләренең осталары: Гөлнара, Гүзәл, Вәлия эш урыннарында хөрмәткә лаек шәхесләр.

Бакиевлар гаиләсендә бусаганы атлап кергәннән кызлары-оныклары, аларга килгән кунаклар да татар телендә сөйләшә башлыйлар. Нурбаян әби: ”Авыр, сынаулы елларны үстек, укыдык. Безнең буын ачлыкны, җитешсезлекне күрде, милли йөзебезне югалтмадык. Хәзер, Аллаһыга шөкер итеп яшибез. Пешерергә ризык булганда шатланып әзерлисең, кунакаларны якты йөз белән каршылыйсың. Гаилә бәйрәмнәрендә җыелышып, туган телебездә сөйләшеп утырулар - үзе бер гомер”, - дип сөйли. Шәһәребездә шундый сокланып туймаслык кешеләр булуга сөенеп тә, горурланып та сөйлисе килә. Нурбаян әби күп еллар “Яңарыш”ны племянницаларына бүләккә яздырып килде. “Нурбаян апабыз газетаны яздырырга, укырга өйрәтте. Мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын укымагач, беренче елларда туган телне мөстәкыйль өйрәнәсе авыр булды. Бик кирәксенми дә идек. Хәзер үзебез “Яңарыш”ны көтеп алабыз, яратып укыйбыз. Бу яхшы гадәткә өйрәткән Нурбаян апабызга рәхмәт”, - дип сөйли сеңлесе Рәсимә Габдерахманова. Нурбаян әбинең балачак һәм яшьлек еллары сынаулы елларга туры килә: ”Казанлы мәктәбен тәмамлап, Тубыл педучилищесында укыдым. Балачак һәм мәктәп елларым авыр елларга туры килде. Әтиебез Бөек Ватан сугышыннан кайтмады. Без Меткә авылында әни кулында 3 бала калдык. Кияргә кием, ашарга ризык юк иде. Урак урган, кузгалак җыеп аш пешергән чаклар онытылмый. Әниебезгә бик авыр булгандыр. Без тырышып укыдык, белем алдык. Педучилищены тәмамлап, 4 ел Казанлы мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләдем. Аннары тормышка чыгып, авылдан шәһәргә күчендек. Гаиләбездә 3 кыз үсте. Аларны кече яшьләреннән хезмәткә өйрәттек. Каникул вакытларында эшкә урнашалар иде. Йорт төзеп, үз хуҗалыгыбызны булдырып матур яшәгән чаклар да онытылмый. Үзем “Водник” санмедстанциясендә 33 ел эшләп лаеклы ялга хезмәт ветераны исемен алып чыктым. Тормыш иптәшем Фирүс 46 яшендә вафат булды. Йөрәк ярасын, авыр кайгыны җиңәргә хезмәт һәм тормыш мәшәкатьләре ярдәм итте. 3 кызны үстереп чыгарырга, белем бирергә кирәк иде”, - ди Нурбаян әби.

Сугыш чорында үскән буын тормыш кыйммәтләрен башкача аңлыйлар. Бүген туган телен, динен саклап калган Нурбаян әби 5 мәртәбә намазын калдырмый, дини бәйрәмнәрен үткәрә. Онык-нәбәрәләре әбиләренә килеп яңалыклары, уңышлары белән уртаклашып, киңәшләр сорыйлар. Авырлыкларны да, шатлыкларны да хезмәт белән үткәргән милли җанлы, сабыр холыклы, тугызынчы дистәсен ваклаган Нурбаян әбигә киләчәктә дә сәламәтлек, хәерле озын гомер телибез.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836