#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Өлкә Сабан туе Санниковода гөрләде

последние и лучшие новости искусства в мире

28-7Өлкә Сабан туе 13 нче июль көнне Тубыл районының Санниково авылы тирәсендәге аланлыкта узды. Ул иртәнге 11дә ат чабышы белән башланды. Бәйрәм итәргә килгән кунакларны аллы-гөлле бизәлгән зур мәйдан каршы алды. Бәйрәмнең тантаналы өлешендә борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне саклап, аларны буыннан-буынга җиткерү максаты белән Тубыл район мәдәният үзәге гаилә темасына театральләштерелгән тамаша тәкъдим итте. Аннары сәхнәгә хөрмәтле кунакларны чакырдылар. Вице-губернатор Сергей Сарычев өлкә губернаторы Александр Моорның сәламнәрен җиткереп, милләтебезнең үзаңын үстерүдә, мәдәниятебезне, телебезне саклауда, тарихыбызны югалтмауда өлкәдә нинди эшләр башкарылганы турында сөйләп, якташларын бәйрәм белән котлады.

Аның сүзләренә өлкә Думасы депутатлары Владимир Майер, Юрий Конев, Тубыл районы хакимият башлыгы Юрий Батт, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе 28-8Ришад Зиганшин, өлкә татар Конгрессы вәкиле, профессор Хәнисә Алишина, Тубыл районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ринат Урамаев та кушылдылар. Бәйрәмгә фатиха биреп Тубыл шәһәре мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Сухов Коръән укыды. Ниһаять, тантаналы өлештән соң, бәйрәмнең иң кызыгы, җанлы өлеше  башланды. Кунаклар мәйдан тирәли урнашкан милли аш-сулы, кунакчыл милли йортларда булып, аларның ризыкларын татып, җыр-биюләрен, гореф-гадәтләрен карап, танышып чыктылар. Кунаклар ат ярышларын, төрле спорт уеннарын, уен-аттракционнарны яратып карадылар. 28-9Елдагыча, сәүдә нокталары гөрләп эшләп торды. Халык Сабантуйның төп уеннары - колгага менү, капчык белән сугышу, аркан тартышу, гер күтәрү, көрәш һәм башка ярышларда бик теләп катнашты. Җитезләр, көчлеләр, өлгерләр җиңүгә ирештеләр. Көн бик кызу булу сәбәпле, кайбер кунаклар иртәрәк кайту юлын карадылар. Әмма төп сәхнәдән җыр-моң тавышы, җиңүчеләрне игълан итеп, бүләкләр тапшырулар кичке сәгать 6га хәтле дәвам итте. (Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836