Һәркайсыгызны 13 июль көнне Тубыл районы, Санниково авылында үтәчәк халкыбызның иң күңелле бәйрәме – өлкә күләмендәге Сабантуйга чакырабыз.
Иртәнге 07.00 сәгатьтә Төмәннең “Төзүче” милләтләр мәдәнияте сараеннан 40 урынлы автобус китәчәк.
Себер һәм өлкә татар милли-мәдәни автономияләре советы.
* * *
Бәйрәм барышында 30 нчы юбилейлы Сабан туена Бөтендөнья татар конгрессы һәм Казан шәһәр филармониясенең махсус бүләге - танылган “Зө-Ләй-Лә” төркеменең матур чыгышлары ямь өстәячәк.