#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Оста җитәкче

последние и лучшие новости искусства в мире

28-3Тубыл - өлкәбезнең иң матур шәһәрләренең берсе. Тарихи һәйкәлләре, дөньяга танылган зур төзелеш оешмалары белән танылган шәһәрне Себернең энҗесе дип тә йөртәләр. Тубыл тарихы, кешеләре белән дә дан казанган шәһәр.

Бүгенге язмабыз тубыллыларга яхшы таныш булган, хезмәт баскычыннан электр механиктан җитәкче вазифасына күтәрелгән Айсатулла Суппатулла улы Сәйфуллин турында. Тубылның аскы шәһәрендә, данлыклы Абрамка якларында үскән, 15 нче мәктәпне тәмамлаган егетнең мондый югары үрләр яулап хезмәт итүен күреп укытучылары да сөенәләр.

Айсатулла Суппатулла улы инде 30 елдан артык ООО ”Лифтремонт” оешмасы директоры. Ул заманча фикерләп, үз эшен яратып, күпләргә булышлык күрсәтеп, яшьләргә ярдәм иткән, үзен жәлләмичә эшләүче җитәкче. Авыр елларны, кризис вакытларында да ул коллективы белән каршылыкларны җиңеп чыга, “Лифтремонт” оешмасы хезмәтен алга алып бара. Олы тормыш тәҗрибәсенә ия булган, коллективының ышанычын аклаган, хөрмәтен яулаган җитәкче карамагында инженерлар, монтажлаучылар, механиклар, лифтларны ремонтлаучылар, диспетчерлар, машина йөртүчеләр һәм башка һөнәр ияләре эшлиләр.

Шәһәребез үсә, матурая, яңа калкып чыккан йортларда лифтларны ООО “Лифтремонт” оешмасының тырыш хезмәткәрләре урнаштыралар. Җир асты транспорт җиһазларын монтажлау, ремонтлау һәм техник хезмәт күрсәтү буенча хезмәтләрне дә тубыллыларга алар тәкъдим итәләр. Шәһәр йортларында да яңа, уңайлы лифтларны план буенча алыштыралар. Айсатулла Суппатулла улы һәм аның коллективы шәһәр халкына карата игътибарлы, яхшы мөнәсәбәттә булулары белән хөрмәт казанып хезмәт итәләр. Оешма җитәкчеләре, хезмәткәрләре уңышлы хезмәтләре өчен өлкә һәм шәһәр күләмендә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнәләр. Сәләтле, ярдәмчел, җаваплы, әйткән сүзендә тора белгән фидакарь җанлы Айсатулла Суппатулла улына ныклы сәламәтлек, хезмәтендә яңадан-яңа уңышларга ирешүен телибез.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836