Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Нижнетавдинская библиотека все лето будет проводить мастер-классы для детей. Аны оештыру өчен Түбән Тәүде авылы халкы “Минем идея. Pro” регионара проектлар конкурсында 100 мең сум акчага лаек булды. Җәй азагына кадәр “Мәдәният” район үзәге китапханәсе базасында мастер-класслар, интеллектуаль уеннар һәм тренинглар узачак. Барлыгы 22 чара үткәреләчәк, ә август ахырында проект авторлары ярминкә-фестиваль оештырачаклар. Анда яшүсмерләр җәй буена алган күнекмәләре һәм осталыклары белән уртаклашачаклар, үзләренең иҗади эшләрен тәкъдим итәчәкләр.

* * *

В древнейшей татарской деревне появится надежное электроснабжение. “Россети Тюмень” оешмасы Төмән өлкәсенең ерак урнашкан авылларында электр тапшыру линияләрен үзгәртеп коруны тәмамлый. Аларның иң зурысы – Тубыл районы, Күкрәнде авылы. Көзге-кышкы чорга кадәр авыл ышанычлы электр белән тәэмин ителәчәк. Моның өчен энергетиклар заманча техник кораллар кулланып 23 чакрымнан артык электр тапшыру линиясен монтажлаячаклар. Компаниянең керткән капиталы 45 млн. сумнан артык.

* * *

В Тюменской области 83% постояльцев интернатов и центров реабилитации прошли полный цикл вакцинации. Вакцинация поликлиника табибының алда җитди караганыннан соң һәм медицина күрсәтмәләре булмаганда “Спутник-V” кулланып үткәрелә. Билгеле яшәү урыны булмаган затларга да, әгәр документлары бар, медицина күрсәтмәләре юк икән, вакцинацияләү тәкъдим ителә. Бүгенге көндә билгеле яшәү урыны булмаганнар арасында социаль хезмәт күрүче 77 кеше прививка ясатты. Моннан тыш, Төмән, Тубыл, Ишим шәһәрләрендә социаль хезмәт күрсәтү буенча алты мобиль пункт ачылды.

* * *

В Тобольске запустили первый городской автобус-экспресс. Аның маршруты торак пунктларны тимер юлы вокзалы, автовокзал, ачылганнан соң аэропорт белән тоташтырачак. Пассажирларны тарих, туристик объектлар белән таныштырып, 182 нче автобус шәһәр маршруты буенча рейсны 4 июльдән башлады. Шул ук вакытта анда йөрү бәясе гадәти шәһәр автобусы кебек.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума