Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

9 июль - Корбан-бәйрәм

последние и лучшие новости искусства в мире

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!

Мөхтәрәм дин кардәшләр!

Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзәрәте һәм шәхсән үз исемемнән төбәгебездә яшәүче мөселманнарны һәм барча кешеләрне, һәр мөселман кешесе тарафыннан түземсезлек белән көтелә торган һәм һәр мөселман өчен әһәмиятле булган Корбан бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм.

Бу изге көн, бер яктан изге хаҗ сәфәрләренең тәмамлану көне булып, икенче яктан – ихлас күңелле мөэминнәргә Аллаһы Тәгаләнең рәхимлеге иңүенең билгесе булып тора. Бу бәйрәм мөэминнәрне эчке камилләшү юлына юнәлтә, аларны мәхәббәт һәм мәрхәмәтлелек гамәлләрен эшләргә чакыра.

Корбан бәйрәме – ул барлык мөселманнар өчен әхлак дәресе. Ислам әхлагы исә, илебезнең җәмгыятен берләштерергә ярдәм итә, үсеп килүче буынның күңелләренә, халкыбызга хас булган һәм гасырлар буе ата-бабаларыбыз саклап килгән гадәтләрне аңлавын сеңдереп тора.

Себер җирендә гомер буе төрле халыклар яшәгән, мөселманнар ул халыкларның күпчелеген тәшкил итеп, башкалар белән дус һәм бик тату яшәгәннәр. Безнең дус-татулыгыбыз башкалар өчен иң күркәм үрнәк булып торганы көн кебек ачык. Халыклар арасындагы мондый гүзәл мөгамәләләр, уртак Ватаныбызда яшәгән бөтен халыкларның бердәмлегенең нигезе булып тора.

Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез мәрхәмәтенә барчабызга да ирешергә насыйп итсен! Олуг Гает көнендә бәйрәм намазларын укырга, корбаннар чалырга, күңелләребездәге мәрхәмәт, куаныч-шатлык хисен тирә-юньдәгеләргә җиткерергә язсын! Гаиләләребез нык, өйләребез нурлы булсын!

Илебезгә бәрәкәт, ил-көннәребездә тынычлык, иминлек бирсен!

Төмән өлкәсе Диния нәзарәте рәисе, мөфти Зиннәт хәзрәт САДЫЙКОВ

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836