#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сабантуй элекке урынында үткәрелде

последние и лучшие новости искусства в мире

28-17Түбән Тәүде районы, Киндерледә Сабантуйны һәм Авыл көнен бик зурлап үткәрделәр. Һава торышы да искиткеч ямьле булды: аз гына җил исте, кояш кыздырды, болыт әсәренең кисәге дә күренмәде. Бәйрәмчә бизәлгән мәдәният йорты янындагы мәйданга Новотроицк авыл хакимиятенә кергән Тукман, Новотроицк, Маслян авылларыннан үзешчән артистлар җыелды. Түбән Тәүдедән Эльвира Голубева җитәкчелегендәге «Зөбәрҗәт» ансамбле артистлары килде.

Киндерленең мәдәният йорты каршындагы «Оттепель», «Киндерле кичләре» җыр, «Бәйрәм» ансамбле биючеләре, мәктәп укытучылары, укучылар бик шәп концерт әзерләгәннәр. Сабантуй 1980 елларда уздырылган элекке урынында үткәрелде. Мәдәният йортының сул ягында - парк, уң ягында ямьле манарасы белән балкып мәчет утыра.

Киндерлегә Төмәннән дә халык күп кайткан, тирә - як авыллардан да якташлар килгәннәр иде. Сабантуйга авыл мәчете имамы Сәлимҗан хәзрәт Самадов фатиха биргәннән соң, район хакимияте башлыгы урынбасары Виктор Мышкин һәм Новотроицк авыл хакимияте җитәкчесе Олег Ахмеров халыкны бәйрәм белән котладылар. Виктор Мышкин Новотроицк авыл хакимиятендә яшәүче алдынгы хезмәтчәннәргә, җәмгыять эшендә актив катнашучы якташларыбызга район хакимияте башлыгы Валерий Борисовның Рәхмәт хатларын тапшырды. Көнозын мәйданда концерт барды. Аны рус һәм татар телләрендә оста итеп Фирүзә Булатова белән Наталья Серебрянская алып бардылар. Авыл хакимиятенең иң өлкән кешесе - Дәүләтгәрәй абый Хәбибуллинга, армиягә китеп баручы булачак солдат Данил Әхтәриевка, яңа барлыкка килгән яшь гаиләләргә бүләкләр бирделәр.

Мәйданның як-ягында уеннар оештырылды, бәйрәм күрке - көрәш барды. Балаларга Түбән Тәүдедән сикерергә батут, сыйланырга «сладкая вата» китергәннәр. Казанда пылау, мангалда шашлык пеште. «Киндерле кичләре» ансамбле музей экспонатларыннан күргәзмә оештырганнар. Мәдәният хезмәткәрләре белән берләшеп милли ашлар пешереп халыкны сыйладылар.

Иң кызыклы мизгел җитеп, көрәш җиңүчеләрен игълан иттеләр. Үсмерләр арасында Түбән Тәүде егете Ирик Насыйровка тиңнәр табылмады. Абсолют батыр исеменә Төмән егете Андрей Вьюхов лаек булды, аңа бәрән бүләк иттеләр.

Өч ел буена зарыгып көтеп алган Сабан туен оештырганнары өчен якташларыбыз Новотроицк авыл хакимиятенә, ярдәм итүче Киндерле халкына зур рәхмәтләрен белдерделәр.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836