Материалы

Зиратларыбыз матураеп калды

последние и лучшие новости искусства в мире

Бу көннәрдә Усак һәм Картавыл зиратларын төзекләндерү буенча авыл халкы зур эшләр башкарды. Зиратларыбызның «урманнар фонды»нда булуын быел гына белдек. Өлкә Думасы депутаты Регина Юхневич 500 мең күләмендә акчалата ярдәм күрсәтергә булган иде. Ләкин ул ярдәмне вакытында ала алмадык. Хәзергә башкарылган эшләр авыл халкыннан җыелган акчага гына эшләнде. Хәзрәтебез Таһир Корманов белән сөйләштем.

«Авыл халкыма зур рәхмәтемне белдерәм. Акчалата бераз гына ярдәм итүләрен сорап кергәндә, берсе дә буш кул белән чыгармады. Бик теләп, хәтта бу эшләрне башлап йөрүебез өчен рәхмәт әйтеп чыгардылар. Балыкчылар бригадалары да читтә калмады. Әхмәтали Азисов, Эдуард Абушев, Илшат Турушев бригадалары матди ярдәм күрсәттеләр. Кышын алган материаллар җитмәде. Орехово авылыннан сазлар аша болотоход белән Рәҗәп Патршин бушлай алып килде. Бу бит зур ярдәм булды безгә. Зиратларыбызны читәнләгән вакытта ирләрнең яше-карты да бик актив эшләделәр. Ә менә буяганда хатын-кызлар, хәтта әбиләр дә ике-өч тапкыр өмәгә чыктылар», – дип сөйләде Таһир Хисмәт улы.

Зиратларыбыз матураеп калды. Соңгы елларда май башларында, билгеләнгән көндә, җыелышып зиратка барабыз. Анда һәркем үз туганнары янында каберләрне, зират территориясен чистартып, җыештырып куя. Аннары Коръән аятьләрне укытып, садакалар өләшеп, хаҗга барган шикелле күңелләр чистарып, тынычланып кайтып китәбез.

Хәзрәтебез безнең бик гади, сабыр, тыйнак кеше. Барлык дини йолаларны үти. Мәчетебезгә йөрүче яшьләр дә күбәя. Ул яшьләрне намазлар башкарырга, Коръән аятьләрен укырга бик теләп өйрәтә. Әйтергә кирәк, гарәпчә укырга ул үзлегеннән өйрәнгән. Без аңа озын гомер, нык сәламәтлек телибез.

Барлык авылдашларыбыз исеменнән иң изге теләкләр белән

Галия АБНАЗЫРОВА,
Вагай районы, Усак авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума