Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
24 25 26 27 28 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Хәрби бурычыгызны намус белән үтәп кайтыгыз

последние и лучшие новости искусства в мире

Ялутор районында ата-бабалардан килгән яхшы традицияләр сакланып килә, шундыйларның берсе - яз һәм көз айларында авыл егетләрен армия сафына озату.

28 июнь көнне Калмаклар авылының Җиңү урамындагы 13 йортка хәрби хезмәткә алынган Айдар Дәүләтшин Россия триколорын урнаштырды, Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре (җитәкчесе Ильяс Бакиев) туганнары һәм якыннары алдында армиягә озатуның билгеле традицияләрен үткәрделәр.

28-4

Айдар Раил улына юллама сүзе белән Аслана авыл җирлеге башлыгы Хәйрәт Юртлыбаев мөрәҗәгать итеп: «Бүген без сине Ватаныбыз каршындагы бурычыңны үтәр өчен озатабыз һәм көтәчәкбез. Без синең белән горурланабыз һәм син һәркемгә үзеңнең нинди кыю, батыр, намуслы, җаваплы булуыңны исбатлаячагыңа ышанабыз. Армиядә хезмәт иткән ел синең тормыш китабыңда җиңүләр, казанышлар белән яктырган бер бит булып калсын. Хәрби хезмәт җиңел һәм уңышлы барсын. Сәламәтлек сиңа, ныклы көч һәм үз-үзеңә ышаныч телибез», - диде.

Ә күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре булачак солдатка җиңел хезмәт теләп, тәм-томнар салынган солдат капчыгы бүләк иттеләр. Ильяс Бакиев: «Айдар, синең кулыңда безнең киләчәгебез, тыныч тормышыбыз. Моны исеңнән чыгарма. Хәрби бурычыңны намус белән үтәп кайтуыңны бу йортта, бу авылда һәм районда түземсезлек белән көтүебезне онытма! Хәерле юл сиңа, солдат!» – диде.

30 июнь көнне Россия армия хезмәтенә Бумаер авылының батыр егете Әхәт Әминов алынды. Бу көнне Ишмөхәммәдов урамындагы 78 нче йортта гадәти булмаган дулкынлану, шау-шулар ишетелде. Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре Әхәт Радик улына уңай һәм яхшы кәеф бүләк итәргә тырыштылар. Борынгыдан килгән гадәт буенча, бу истәлекле чара мулланың рухи үгет-нәсихәтләре, Коръән уку, йола гамәлләрен үтәү, юмарт бәйрәм сыйлары һәм күңелле солдат сынаулары белән үрелеп барды. Солдатны озатырга күп санлы туганнары, авылдашлары җыелган, алар булачак солдатка үз киңәшләрен һәм үгет-нәсихәтләрен бирергә тырыштылар. Әти-әнисе – Рузилә һәм Радик Әминовлар улларына уңышлы хезмәт итүен һәм чын яклаучы булып тизрәк туган нигезгә кайтуын теләделәр. Күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев: «Армиягә яраклы егет үстерү әти–әни һәм авылдашлар өчен чиксез горурлык ул. Әхәткә без бары тик ак юллар, ә Радик белән Рузиләгә күркәм сабырлык, саулык–сәламәтлек телибез, аларның егетләре солдат исеменә тап төшермәс, Ватан алдындагы изге бурычын үтәп, безнең тынычлыгыбызны саклап, туган авылы Бумаерга, әти-әниләре янына исән-имин әйләнеп кайтыр дип ышанабыз!» – дип, егетнең көч-гайрәтен генә түгел, белемен, зиһенең, тапкырлыгын да сынап башваткыч сораулар, биремнәр бирде.

Кичә мул әзерләнгән табын артында дәвам итте. Гадәт буенча, булачак солдатка Ялутор районы хакимиятенең мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте бүлегеннән истәлекле бүләк тапшырылды. Чара бик эчтәлекле һәм кызыклы үтте. Авылдашлары изге теләкләрен юллап: «Яхшы хезмәт сиңа, Әхәт! Якташларыңның хәрби һәм хезмәт традицияләренә лаек бул, Ватанны саклаучы дигән горур исемне намус һәм дәрәҗә белән йөрт!» - диделәр.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836