Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Күп еллар үтте инде. Хәлбикамал апай Норкова безгә кунакка килгән иде. Ул авыл тормышыннан төрле йолаларны ничек үткәргәннәрен һәм үзенең сугыш елларында үткән тормыш юлын сөйләде. Хәлбикамал апаның истәлекләре әле дә исемдә саклана.
Хәлбикамал апа 1925 елның 8 августында Яркәү районының Шатан авылында Хәбибә һәм Шәйхулла Норковлар гаиләсендә туган. Мин Хәлбикамал апаның иң авыр сугыш елларында хезмәт армиясендә үткән тормыш юлын искәртеп китәргә булдым.
«1941 нче елның җәендә сугыш башланып киткәч, әтиемне тиз генә сугышка алып киттеләр. Ул үткен кеше иде, патша заманында атта кылыч белән хезмәт иткән солдат. Әнием кечкенә балалар белән берүзе калды, колхоз эшенә дә йөгерде. Ә мин 8-10 яшьтән шулай ук төрле эшләрдә катнаша идем. Без эшләргә тиеш идек, колхозда балаларга да эш җитәрлек иде. Әниемә ярдәм булсын дип, мин утын кисеп әзерләп куйдым.
... Бер ай да үтмәде, безне, 15 яшьлек кызчыкларны, хәрби комиссариаттан килеп, кечкенә теплоход белән Тубыл шәһәренә алып киттеләр, Уфа авылыннан бер кызны, Биктәрдән ике кызны.
Ул заманда машиналар, автобуслар йөрмәгән. Безнең киләчәгебез бөтенләй билгесез иде.
Тубылда безне ФЗУга (фабрично-заводское училище) урнаштырдылар. Тулай торакта яши башладык. Ул заманда шәһәрдә яшәү читен иде. Һөнәри училищеларда як-яктан килгән яшүсмерләр бик агрессив иделәр. Сугышып, талап, бүрекләрне дә алып качалар иде.
Беркөнне мин куркудан түземлек беткәч, Тубылдан Яркәүгә җәяүләп өйгә кайтып киттем. Беренче көнне Тубылтора авылында кундым. Иртә белән тагын юлга чыктым. Юлда бер адәм юк. Икенче көнне Арткы авылга килеп җиттем, бер өйдә кунып чыктым. Өченче көнне шатланып, канатланып өйгә килеп җиттем.
Икенче көнне мине авыл советыннан килеп, кире алып киттеләр. Мин хәрби хезмәткә мәҗбүр икәнмен. Шуның белән минем балачагым бетте.
Алты ай ФЗУда укыдым. Һөнәр алгач, мине моторист итеп катерга билгеләделәр. Шуннан бирле минем хезмәт юлым башланды.
Безнең катер зур иде. Командада 12 кеше. Өчесе олы яшьтәге ир кешеләре – капитан, боцман, механик. Без, дүрт яшь кызлар, бер пешекче, калганнары матрос хатыннар.
Смена бик тыгыз иде, сигез сәгать постта торасың, сигез сәгать ял итәсең. Йоклап аласың да, яңадан сменага торасың.
Катерның төп бурычы, роле зур иде. Обь-Иртеш бассейнында балык тоткан урыннарда баржалар, плашкоутлар утыралар. Анда аерым төркем эшчеләр балыкны эшкәртәләр, туңыралар, тозлыйлар. Рефрижераторлар да бар, ул инде зур консерв заводы шикелле. Бөтен балык заводлары туктаусыз эшләп тордылар.
Су юлы белән без билгеләнгән урынга туктаусыз, бик еракка барабыз. Ә инде берәр шәһәргә килеп тукталсак, тиз генә йөгереп базар әйләнеп киләбез. Кибетләрдә кием-салым, әйберләр юк бит, кулланылган киемне базарда сатып алабыз. Азык-төлек алып катерга киләбез, ял итәргә вакыт та калмый.
Күп вакыт безгә төньякта эшләргә туры килде. Обь елгасында безнең катерга җирле халык – хантылар үзләренең көймәләре белән килеп теркәләләр. Алар безгә тере балык алып киләләр һәм тәмәкегә алыштырырга сорыйлар. Без балык «эчендә» йөрсәк тә, ашарга балык бирелмәде биш ел буена.
Ул елларда карточкалы система иде. Бер айга капитаныбыз норма азыкны һәркемгә аерым бүлеп бирде. Азыкның кыйммәтлесе – икмәк иде. Бер айда икмәкне ашый алмыйсың, калганын сохари итеп киптереп капчыкка тутырам. Салехардка килгәндә, ял иткән вакытны йөгереп туган-кардәшләргә илтеп куям. Анда да җитешсезлек, ачлык иде. Артып калган майны да банкаларга тутырам. Без запас белән яшәдек.
Хантылар безгә үзләренең талоннарын биреп алыштырдылар. Ә без ул талонга азык-төлек алып, поселокларда тукталганда сатып, шулай акча ясыйбыз. Без биш ел буена акча дигән нәрсәне күрмәдек. Алардан алган табын балыгын тозлап, киптереп куябыз. Шулай итеп тормышны рәтләп яшәдек. Безнең капитан бик намуслы, кайгыртучан кеше иде. Ул безгә зур таяныч булды, командада тату яшәдек, эшләдек.
Безнең график – 10 ай суда йөрибез. Ике айга Тубылга Савинский култык ярына (затон) ремонка торабыз. Моторларны катердан чыгарып, бөтенләй чистартып, тикшереп чыгабыз. Кыш көнендә дә шул ук график белән эшлибез. Соңга калырга, авырып ятарга вакыт юк.
Соңгы елларда безнең команда Обская губада эшләде. Анда кыйммәтле балыклар тоталар; муксун, нельма һ.б. Сугышның иң кызу барган вакытлары. Без балыкларны тирә-юньдәге балык заводларына ташыйбыз – Салехард, Аксарка, Пойкова, Ныда... Обская губада иксез-чиксез күгәреп яткан диңгез суы. Бик куркыныч иде - давыл башланып китсә, безнең катерны, зур булса да, як-якка бәрә иде, басып торырлык түгел, мин идәндә йомарланып ята идем. Шул чакта механик үзе вахтага килеп баса иде. Бернинди авырлыкаларга карамастан, безнең команда эшебезне төгәл эшләп барды. Биш ел буена хәрби график белән эшләдек. Ял дигән сүз дә булмады. Минем белән бергә булган яшьтәшләрем иртән дөнья куйдылар. Миңа Ходай озын гомер бирде Аллага шөкер!
Сугыштан соң Хәлбикамал Шәйхулла кызы туган авылына кайтып кияүгә чыга. Фермада эшләп хезмәт ветераны исеменә лаек була. Лаеклы ялга чыккач, Тубыл шәһәрендә кызында яшәде. 2007 елда якты дөньядан китте.
Равия ТИМИРОВА,
Рәсемдә: Хәлбикамал Норкова кызы белән.