Газетага язылу 

Календарь 

Март 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
24 25 26 27 28 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Укучылар актив ял итә

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл мәктәпләрендә балалар өчен җәйге сәламәтләндерү лагерьлары эшләде. 15 нче мәктәп каршындагы «Кояшкай» лагерында балаларның сәламәтлеген ныгыту, иҗади сәләтләрен үстерү буенча смена дәвамында төрле спорт ярышлары, очрашулар, экскурсияләр үткәрелде.

Бу турыда лагерь җитәкчесе Нурилә Шамратова безнең белән уртаклашты. Нурилә Бәхмәт кызы: «Быел безнең лагерьда 181 бала ял итте. Сменабыз программасы чараларга бик тыгыз булды. Ял итүче балаларның физик һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлтелгән күп чаралар ачык һавада оештырылды. Туклану да файдалы продуктлардан булды. Иртәнге зарядка, хәрәкәтле уеннар, интеллектуаль кызыклы, мавыктыргыч чаралар көн саен үткәрелде. Ял итүче балалар белән без шәһәрнең балалар үзәк китапханәсендә, кинотеатрда, Абалак музей комплексында, атлар асраучы клубында экскурсияләрдә булдык. Үзәк балалар китапханәсендә ел саен кызыклы, эчтәлекле чаралар үткәрелә. Быел да китапханә белән элемтәбез өзелмәгәненә шатбыз, аларга рәхмәтлебез. Себер-татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре безнең Абрамка паркында мавыктыргыч чаралар оештырдылар. Лагерьда ял итүче балалар белән юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән килгән вәкилләр, балалар хокуклары буенча инспекторлар белән очрашулар, алар белән үткәрелгән кызыклы, гыйбрәтле әңгәмәләр дә файдалы булды. Тубыл педагогия институты студентлары, вожатыйлар булдылар. Безнең мәктәп балалары кызыксынучан, активлар. Алар яратып балалар өчен оештырган милли бәйрәмебез Сабан туенда, спорт ярышларында да катнаштылар. Тәрбиячеләрнең, укытучыларның балаларны кызыксындырып оештырган чаралары, ял итүчеләрнең һәр көне уңай эмоцияләр, яхшы кәеф белән узды», - дип сөйләде.

Мәктәп каршындагы лагерьда ял итүче балалар саны быел да күп була. «Кояшкай» балаларның яраткан ял итү лагерында смена гөрләп уза.

28-42

Римма УМИТБАЕВА.

Рәсемдә: балалар «Кояшкай» лагерында.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836