Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Утны үземә чакырам

последние и лучшие новости искусства в мире

80let1941 елның 21 июнендә Тубыл татар педучилищесында чыгарылыш кичәсе була. Берничә дистә егет һәм кыз дипломнар белән бүләкләнде. Хәзер алар - шәһәр һәм өлкә гомумбелем бирү мәктәпләренең башлангыч сыйныф укытучылары. Кичәдән соң яшьләр иртәнгә кадәр Ермак бакчасында йөрделәр. Яшьлек - менә дигән вакыт! Кояш чыккач кына таралыштылар. Аларның йокысын тулай торак комендантының тавышы өзде:

- Торыгыз, егетләр, сугыш!

Бер мизгелдә аяк өстендә булдылар. Бер-берсен сүзсез аңладылар.

Камал Моратов җитәкчелегендәге бер төркем балалар хәрби комиссариатка килделәр. Аларны арыган кыяфәтле хәрби комиссар каршы ала. Аның сораулы карашына балалар бер тавыштан:

- Без фронтка китәргә телибез! – диделәр.

Хәрби комиссар фронтка кадәр тиешле әзерлек үтәргә кирәклеген аңлатты. Медицина комиссиясен узганнан соң, үзләре теләп китүчеләр төркеменнән җиде кеше, шул исәптән Камалны да, авиациядә хезмәт итү өчен яраклы дип табып, Кемерово авиамәктәбенә җибәрәләр. Аннары, бу мәктәпне үзгәртеп корганнан соң, ул Сталино (Кемерово) шәһәренә эвакуацияләнгән Виленск пехота училищесына эләгә. Урта белеме булганнарны Днепропетровск артиллерия училищесына озаталар.

Училищены тәмамлаганнан соң гына, 1942 елның июнендә, немецлар Сталинградка якынлашкач, Камал 76 мм пушкаларның ут взводы командиры дәрәҗәсендә Көньяк-Көнбатыш фронтның Воронеж участогына килә.

Аннан соң сазлар арасында урнашкан Күкрәнде авылы егете өчен озын сугыш юллары башлана. Ул Сталинградтан Берлинга кадәр барган сугышлар белән үтә.

Сугыш юлы турында Камал Мәҗит улы болай дип сөйли:

«Без Иске Оскол шәһәре районында оборонаны алдык. Сталинградка җәйге һөҗүм вакытында безгә чигенергә туры килде. Миллерово станциясе тирәсендә танклар һөҗүмен чагылдыру өчен ут позициясен алырга куштылар. Безнең ут позицияләреннән ерак түгел, немецлар парашют десантын төшерделәр, ул безнең юнәлешкә кузгалды. Мин биредә иң өлкәне идем һәм әйләнеш оборонасын алырга боерык бирдем. Без утны пушкалардан һәм винтовкалардан ачтык. Алар җитмәде. Безгә ярдәм итәргә тиешле булган пехота ротасы чигенде. Десантны үзебез генә җиңә алмаячакны күреп, мин дә чигенергә булдым. Немецлар безгә якын җиттеләр, алар автоматлардан ут ачып безнең өч машинаны сафтан чыгардылар. Калган бер машинадан без барлык коралларны алып, яшердек. Яралыларны озатып, безне кайда көтәргә кирәклеге турында сөйләштек. Килешкән урынга барсак - анда безнең булган дүрт корал гына тора, ә машиналар юк иде. Каушап калган солдат машинага политрук утырып китүен хәбәр итә.

Мин калган солдатлар белән полк штабына юл тоттым, әмма анда да беркем юк. Полкыбызның нинди юнәлештә чигенүен белмичә, без көнчыгышка таба хәрәкәт итәргә булдык, анда Миллерово станциясендә безнең частьләр булырга тиеш. Станциядә безне автомат һәм пулеметлардан ут ачып немецлар каршы алдылар. Миллеровоны урап узып, безгә көнчыгышка таба хәрәкәт итәсе генә калды. Шулай итеп без немецлар чолганышына эләктек.

Көндез юллар Сталинградка таба юл алган немец гаскәрләре белән тулган. Ә без төннәрен генә, 10-15 чакрымнар үтеп, Чертково станциясенә барып җиттек. Алга таба хәрәкәт итү куркыныч - һәркайда немец частьләре иде. Гражданнар киеменә киенеп, без куаклар, чокыр-чакырларда, кыр станнарында яшерендек. Бервакыт көндез без йөзгә-йөз хәрби әсирләребез колоннасы белән очраштык, аларны немец формасына киенгән немецлар һәм украиннар конвоирлады. Безнең гади кешеләр икәнлегебезгә ышанмадылар һәм безне шул колоннага куштылар.

Юлда Миллерово станциясенә хәрби әсирләр лагерена алып баруларын белдек. Без анда көн саен ачлыктан һәм газаплардан берничә йөзәр кеше үлгәнен, безне үлем көткәнен аңладык. Мин бер иптәш белән качарга булдым. Уңайлы вакытны сайлап, без куакларга сикердек һәм арыш кыры буйлап йөгердек. Конвоирлар безне күрмәде. Шулай итеп, иреккә чыктык. Чолганыштан бары көзен, безнең гаскәрләр Сталинградка җитү белән чыктык.

Чолганыштан калучылардан яңа частьлар оештырып фронтка озаталар, ә безне, офицерларны, Подольск шәһәрендә (Мәскәү янында) махсус лагерьда тикшерәләр. Мин анда өч ай булдым, аннары минем исемемне һәм дәрәҗәмне кире кайтардылар һәм хезмәт итү өчен 3 нче Белоруссия фронты карамагына җибәрделәр».

Бу Камал Моратовның фронт эпопеясының беренче этабы иде.

3 нче Белоруссия фронты составында ул Витебск һәм Орша шәһәрләрен азат итүдә катнаша.

1944 елның җәендә Камал Мәҗит улы Горький өлкәсенең Семенов шәһәренә эвакуацияләнгән Ленинград югары офицер артиллерия мәктәбенә курсларга җибәрелә. Аның Бөек Ватан сугышында катнашуының икенче этабы шулай тәмамланды.

1944 елның сентябрендә, курсларны тәмамлаганнан соң, К.Моратов Белоруссиянең азат ителгән районнарыннан солдатлардан формалашкан артиллерия бригадасы батареясы командиры сыйфатында I Белоруссия фронты карамагына керә. Аннары Висла елгасының уң як ярында Сандомирск плацдармы була. Анда плацдармны киңәйтү һәм тирәнәйтү буенча сугышлар бара. 1945 елның январенда һөҗүм башлана, Польша башкаласын, аннан Краков шәһәрен азат итәләр. Ул сугышлар өчен Моратов II нче дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены һәм «Варшаваны азат иткән өчен» медале белән бүләкләнә.

Камал Мәҗит улы сөйләгәннәрдән:

«Без Одер елгасының сул як ярында коралларны урнаштырдык. Взвод командирын җитәкләүче, разведчиклар һәм радистлар белән мин көймәдә уң як ярга күчтем, анда батарея утына төзәтмәләр кертү өчен күзәтү пункты булдырдык. Безнең һөҗүм Зееловск биеклегендә туктатылды.

Бервакыт безнең блиндажга керү юлында мина шартлады, мине икенче очка ташлады, аңымны югалттым. Исемә килгәч, яраланганымны аңладым. Иптәшләрем блиндаждан үзләре чыккач, мине дә тышкы якка алып чыктылар һәм күрше батарея командиры блиндажына салдылар. Башым канга баткан, йөземнең уң яртысы көйгән. Мине полкның санчастенә, ә аннан – медсанчастька алып килделәр. Анда башымнан кыйпылчыкны алдылар. Ике атна үтте. Минем хәлемне белергә егетләр килгәндә, ике-өч көннән Берлинга һөҗүм башлана, диделәр. Берлин өчен соңгы көрәшләрдә катнашыр өчен, мин табибка бушатуларын үтенеп мөрәҗәгать иттем. Ул рөхсәт итмәгәч, мин яшертен генә иптәшләрем белән үз частемә киттем.

16 апрель. Көтеп алынган төн җитте. Беребез дә йокламады. Иртәнге сәгать өчтә төрле калибрлы 22 мең орудие һәм минометлар, шул исәптән безнекеләр Гитлер ныгытмалары буенча ут ачтылар. Тирә-юнь гөрләп тора, канонада тавышы дистәләгән чакрымнарга ишетелә, артиллерия тавышы аша “Катюша” залплары сызгыра.

Соңыннан белгәнебезчә, Зееловск биеклегендәге оборонаны җимерү өчен, маршал Жуков генерал Катуков һәм Богдановның танк армияләрен кертә. Көньяктан, баш командование күрсәтмәсе буенча, бу участокка I нче Украина фронтының III нче һәм IY нче гвардия танк армияләре кузгалдылар. Шуннан соң гына без Зееловск биеклеген алып, Берлинга таба юнәлдек.

Берлинның үзендә дә урам сугышлары җиңел булмады. Бервакыт мин ут позицияләрен алырга һәм нинди дә булса кварталларны алган пехоталарга ярдәм итәргә боерык алдым. Без килеп җиткәч, немецларның ут астына эләктек. Безнең пехота әлеге кварталларга кадәр барып җитмәгән икән әле. Пехотачылар ярдәмгә килгәч кенә бу кварталны алдык.

1 нче май көнне, сугышларның соңгы көннәрендә, бер коралдан гына утлы нокталарны һәм дошманның тере көчен юк итү буенча ут алып бардылар. Янәшәдәге күп катлы йорт тәрәзәсеннән фауст-граната ыргыттылар - 7 кеше һәм взвод командиры һәлак булды. Мин солдатларым белән бу йортка аткан кешене эзләргә йөгердем. Сигезенче яки тугызынчы катта гына без немецны таптык һәм тәрәзәдән ташладык.

Шуннан соң мин коралны үз кулыма алып атуны дәвам иттем. Йорт артында торган полк командиры мине күреп, шунда ук коралны калдырып, качарга боерды. Мин яраланганчы атуны дәвам иттердем. Кичке якка безнең һәр коралга 1-2 кеше генә калды. Без Рейхстагка бер квартал барып җитмичә тукталдык. Икенче май көнне Берлинны капитуляцияләделәр. Рейхстаг өстенә Җиңү байрагын кадарга өлгермәдек, Берлинның беренче совет хәрби коменданты итеп билгеләнгән генерал Барзаринның сугышчылары күтәрде…»

Берлинны штурмлауда катнашкан өчен Камал Мәҗит улын Кызыл Байрак ордены һәм «Берлинны алган өчен» медале белән бүләкләделәр.

Камал Мәҗит улы 1946 елның ахырында демобилизацияләнә. Сугыш орденнары һәм медальләре кавалеры тыныч тормышка чума. Педучилищеда хәрби комиссар булып эшли, бер үк вакытта педагогия институтында укый. Аны 1951 елда тәмамлап, Тубылның 15 нче мәктәбендә математика фәненнән укыта башлый. Берничә ел директор урынбасары булып эшли, аннары озак еллар директор вазифасын башкара. Ул дус-тату, иҗади, эшчән коллектив булдыра.

Директор укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирде. Мәктәпкә герой-патриот шагыйрь Муса Җәлил исеме бирелде. Сугышчан дан бүлмәсендә бай материал тупланган. Камал Мәҗит улы хатирәләре белән уртаклашып, яшьләр алдында еш чыгыш ясады.

Укыту-тәрбия эшендә ирешкән уңышлары өчен ул Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы « билгесе белән бүләкләнде».

2007 елда вафат була. Тубылтора авылында җирләнгән.

Әдип ГАРИФХАНОВның «Бывших учителей не бывает» китабыннан.
(Нәсимә Ташбулатова тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836