Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Татарлар» газетасы Гаилә елына багышлап оештырган «Оста куллар-2024» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү чарасы узды.
Тубылдан 2 урынга чыккан Нәсимә Корманова, Тубыл районының Маслау авылыннан 3 урын алган Фәүзия Мәмәтова, Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән Суфия Казукова бүләкләү тантанасында булып кайттылар.
Нәсимә Маннур кызы: «Без Казаннан шатланып, канатланып, киләчәккә планнар корып кайттык.
Җиңүчеләрне Бөтендөнья татар конгрессында тантаналы рәвештә бүләкләделәр. Анда милләт язмышына битараф булмаган гаиләләр җыелган иде. Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров котлады. Ул татар халкын һөнәрле, тырыш халык дип мактады. Без апалы-сеңелле милли ризыклар пешереп, рецептлары белән фотога төшереп конкурска җибәргән идек. Фотога безне кызым Гүзәл төшерде. 2 урын алганыма бик шатмын. Суфия апам Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бәйгедә катнашучыларны бик җылы каршы алдылар. Безгә бәйрәм оештырган Конресста эшләүчеләргә, оештыручыларга рәхмәтемне белдерәм. Татарстанның халык артистларының чыгышлары, матур ресторанда милли ризыклар тулы табын артында сөйләшүләр, ресторанның хуҗабикәсе, язучы Равилә ханым Шәйдуллинаның үзенең шигырен сөйләве безнең күңелләрдә якты, онытылмаслык хатирәләр булып калды. Казанның тарихи урыннарын күреп, сокланып, горурланып кайттык», - дип сөйләде. Фәүзия Мәмәтова: «Минемчә, һәр татар кешесе Казанны күрергә омтыла. Мин Казанда беренче мәртәбә булдым. Бер якты хыялым тормышка ашты. Безне фотога төшереп, бәйгегә җибәргән Юлия Сәфәрмәтовага, тормыш иптәшем Ибәтуллага, Фәүрия апа Ниязовага рәхмәтлемен. Үз хуҗалыгыбыз булганга, үзебезнең милли ризыкларыбыз, себер бавырсагы белән оештыручыларны сыйлыйсы килде. Ниятләребез яхшы булганга, бөтен нәрсә уңышлы үтте. Безне Казан бик җылы каршы алды. Күренекле, ачык йөзле, милләт җанлы, эшләрен яратып башкаручы Гөлназ Шәйхиева, Энҗе Шәйхетдинова, Булат Ибраһим белән таныштык, Татарстанның халык артистлары Зөһрә Шәрифуллинаны, Резеда Шәрәфиеваны, Татарстанның атказанган артисты, баянчы Азат Хәлимовны сокланып тыңладык. Башка төбәкләрдән килгән осталарны күрдек. Программа бик тыгыз булды. Өч көндә Казанның тарихи урыннарында, Галиәскар Камал театрында булып өлгердек. Киләчәктә мәркәзебез Казан шәһәренә әле гаиләбез белән барырга язсын дигән теләктә калабыз. Казанда яшәгән, эшләгән якташларыбыз - Фәүрия апа Ниязовага, Илнар Колмәмәтовка, Айдар Ниязовка рәхмәтләребезне юллыйбыз», - дип сөйләде.
Бәйгедә җиңүчеләр өчен оештырылган матур тантана күп елларга истә калырлык вакыйга булганы турында Суфия ханым Казукова да фикерләре белән уртаклашты. Осталарыбызны котлап, аларның яңадан-яңа уңышларга ирешүләрен телибез.
Римма УМИТБАЕВА.