Март 2026 |
| Дш | Сш | Чш | Пш | Җом | Шм | Якш |
| 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 1 |
| 2 | 3 | 4 | 5
|
6 | 7 | 8 |
| 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 |
| 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 |
| 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 |
| 30 | 31 | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Төмән шәһәр хакимиятенең җир мөнәсәбәтләре һәм шәһәр төзелеше департаментында Төмән шәһәре чикләрендәге планлаштыру структурасы һәм урам-юл челтәре элементлары исемнәрен бирү, үзгәртү, юкка чыгару комиссиясенең чираттагы утырышында Төмән шәһәр Думасы депутаты Георгий Моратовның 1 нче «Березняковский» планлаштыру районы территориясендә урам-юл челтәре элементына «В.И.Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан фидакарь хезмәт өчен» юбилей медале белән бүләкләнгән «Яңарыш» өлкә татар газетасының беренче мөхәррире Азат Сәгыйтов исемен бирү турындагы тәкъдиме каралды.
Газета коллективы һәм «Әдәби Төмән» иҗат берләшмәсе әгъзаларының «Яңарыш» өлкә татар газетасының беренче мөхәррире Азат Сәгыйтовның (1940-2005 еллар) истәлеген мәңгеләштерү һәм яңа урамга исем бирү турындагы үтенечен Төмән шәһәр Думасы депутаты Георгий Моратов хуплый һәм инициатор булып чыга.
Комиссия секретаре Наталья Улесова утырышны башлап:
- «Мин хәл итәм» («Я решаю») сайтында барлыгы 1230 кеше тавыш бирде, шуларның 1073е - хуплый, 157се - каршы тавыш биргән. Урамга Азат Сәгыйтов исемен бирү файдасына электрон почта аша 64 кеше тавыш бирде, телефон аша 2 кеше исем бирү турында шулай ук уңай карашларын белдерделәр. Җир мөнәсәбәтләре һәм шәһәр төзелеше департаментына урамга Азат Сәгыйтов исемен бирүгә каршы 5 мөрәҗәгать килде. «Березняковский» районын планлаштыру проекты буенча урам-юл челтәре элементы җирле юллар урамнары сыйфатында билгеләнгән. Төмән шәһәренең Калинин административ округы идарәсе Кырынкүл микрорайонының «Березняковский» территориаль иҗтимагый үзидарә органнары белән берлектә урамга тәкъдим ителгән Азат Сәгыйтов исемен хуплый. Бәян ителгәннәрне исәпкә алып, урам-юл челтәренә Азат Сәгыйтов исемен бирү мөмкин, - дип сөйләде.
Комиссиянең утырышында инициаторларның берсенә, РФ гомуми белем бирү хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, РФнең һәм ТРның атказанган укытучысы, «Бердәм Россия» партиясе әгъзасы Гүзәлия Муллачановага сүз бирелде.
- Азат Гыйззәт улы 1940 елның 15 декабрендә Тубыл районының Уба (Алга) дигән кечкенә генә авылында туа. Азат Сәгыйтов илебез өчен катлаулы реформалар һәм үзгәртеп корулар чорында чирек гасыр Тубыл районы мәгариф учреждениеләрендә укытучы, завуч, директор булып эшләгәннән соң, татар иҗтимагый оешмасын оештыру һәм җитәкчелек итү өчен Төмән өлкәсе хакимияте тарафыннан чакырыла. Аңа язмыш үзенең иң яраткан баласы – «Яңарыш» газетасын оештыру, аякка бастыру өчен 15 ел гомер биргән. Газета җирле татарларның телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау буенча актуаль мәсьәләләрне күтәрә, халыклар арасындагы дуслыкны ныгытырга ярдәм итә. Ул яшь буынны намуслылык, туган якка һәм Ватанга мәхәббәт рухында тәрбияләүдә, динне торгызуда һәм аның ролен күтәрүдә үз сүзен әйтә. Газета беренче көннәрдән үк, редакторы Азат Сәгыйтовның армый-талмый кайгыртуы һәм оста җитәкчелеге аркасында, үз вакытында чыга, укучылар аны түземсезлек белән көтәләр. Ул татар һәм рус классик, заманча әдәбиятны камил белә. Шуның нәтиҗәсендә газета мәйданчыгында «Әдәби Төмән» әдәби берләшмәсе барлыкка килә. Азат Гыйззәт улы һәм ул җитәкләгән коллектив күпсанлы татар аудиториясендә, шулай ук Төмән өлкәсенең киң җәмәгатьчелегендә зур абруй казанды, татар халкы мәдәнияте тарихында тирән эз калдырды. Аның «Яңарыш» газетасыннан соң икенче баласы - «Бирешмә, сакла газетаны!» китабы, кызганычка, аны үзенә күрергә насыйп булмады. «Яңарыш» газетасына Россиянең күп кенә төбәкләрендә нәшер ителә торган газеталар арасында һәрвакыт призлы урын бирелде. Татар газеталары редакторлары «Яңарыш» уңышларын, шул исәптән редактор Азат Сәгыйтов тәҗрибәсен пропагандалыйлар. Татарстанның танылган кешеләре аны яхшы беләләр, һәр җирдә җылы кабул итәләр, һәрвакыт рәхәтләнеп аралашалар. Азат Гыйззәт улы Казанның журналистлары, язучылары, шагыйрьләре һәм сәясәтчеләре арасында хөрмәтле кеше иде. Татарстаннан ул бик күп китаплар, журналлар, аудио һәм видеокассеталар алып кайтты, аларны үзенең танышларына һәм якыннарына бүләк итте. Казаннан канатланып, рухи яктан бай, яңа идеяләр һәм киләчәккә планнар белән кайта иде. Казанга бару, мәдәният, сәнгать, дин әһелләре белән аралашу илһам, әхлакый ныклык, үз халкыңа, яраткан Ватаныңа, табигатькә, тормышка карата тугрылык һәм мәхәббәт чыганагы булды. Боларның барысы турында да ул үзенең мәкаләләрендә, очеркларында, язмаларында яза. Азат Гыйззәт улы чын интернационалист иде, кешеләрне бер-берсенә каршы куймады. Ул Көнбатыш Себердә яшәүче татарларның якты лидеры, рухи һәм матди тормышын оештыручы булды. Ул үзенең туган ягы, авыр балачагы, авыл хезмәте турында илһамланып язды.
Өлкәбез татарлары гына түгел, чит регионнарда яшәүче татарлар да яратып өлгергән «Яңарыш» татар газетасы быел матур 35 еллык юбилеен каршылый. Азат абыйга быел 85 яшь тулыр иде.
«Яңарыш»тагы язмалар дуслыкны һәм татулыкны ныгытуга, үзенчәлекне һәм тарихны, татар телен, мәдәниятебезне саклауга юнәлдерелгән. Аның беренче мөхәррире Азат абый Сәгыйтов бу юлда иң авыр чорны уңышлы әйдәп барды. Аның җитәкчелегендә газета популярлык казанды һәм бүгенге көндә дә укучылар арасында абруе зур. Редакциядә эшләүчеләр үз вазифаларын фидакарьләрчә башкаралар. Алар - Азат Сәгыйтов мәктәбен үткән, югары бүләкләргә лаек булган билгеле журналистлар. 20 ел буена алар остазларының эшен дәвам итәләр. «Яңарыш»ның һөнәри бүләкләре һәм казанышлары күп. Бөтенроссия һәм төбәк конкурс-фестивальләрендә газета, аның хезмәткәрләре даими катнашып, җиңеп киләләр. Редакциянең Төмән өлкәсе губернаторының, Төмән өлкә Думасының, Россия журналистлар берлегенең һ. б. Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары бар. Россия күләмендә Татарстан Республикасыннан читтәге төбәкләрдә татар телендә чыгып килгән газеталар арасында «Яңарыш» алдынгы рәтләрдә, хөрмәтле урында. Эшләгән елларында Азат Гыйззәт улы фидакарь хезмәте өчен өлкә хакимияте, өлкә Думасы исеменнән Рәхмәт хатлары һәм Мактау кәгазьләре белән күп тапкыр бүләкләнде, «Алтын каләм» исемен алды.
Беренче өлкә «Массакүләм мәгълүмат чаралары-2000» фестивалендә «Ел мөхәррире» номинациясендә җиңеп, лауреат исеменә лаек булды.
Бүгенге комиссиядә катнашу мөмкинлеге өчен мин бик горурмын. Азат абыйның барлык казанышларын һәм төбәкнең мәдәнияте, теле һәм массакүләм мәгълүмат чаралары үсешенә керткән зур өлешен исәпкә алып, Азат Сәгыйтов исемен Төмән шәһәренең бер урамына бирү мөмкинлеген уңай яктан каравыгызны сорыйм. Бу аның казанышларын тану һәм киләчәк буыннар өчен үрнәк булачак, - дип чыгышын тәмамлады Гүзәлия Хәлил кызы.
Үз фикерен комиссия әгъзасы, тарих фәннәре докторы, Ватан тарихы кафедрасы профессоры Валерий Кружинов: «Безнең төбәк тарихында беренче газета якынча 170 ел элек чыккан. Шәһәр газеталары аша бер армия диярлек журналистлар, бик күп мөхәррирләр үтте. Әлеге кандидатураны дөрес тәкъдим иттеләр, чөнки безнең шәһәрдә танылган журналистлар исемнәре белән урамнар әлегә юк, аларның исемнәре күләгәдә калып бара», - дип әйтте.

«Тюменский курьер» Төмән шәһәр газетасының баш мөхәррире, Россия Федерациясенең атказанган журналисты, комиссия әгъзасы Рафаэль Гольдберг та бу уңайдан үз фикерен белдерде:
- Азат Сәгыйтов турында берне генә әйтәсем килә: 1999 елда, безнең журналистлар командасы «Расстреляные» китабын чыгаргач, ул бөтен китапны актарып чыкты да, репрессияләнгән татарларның бөтен исемлеген газетада бастырып чыгарды. Бу бит аның әхлакый сыйфатлары турында сөйли, чөнки ул моны беренчеләрдән булып эшләде һәм бу мәгълүматны тикшерү өчен күп көч куйды. Сәгыйтовка каршы әйтелгән фикерләргә ышанырлык түгел һәм алар нигезсез булып тоела. Әгәр дә мин татар булсам, Төмән шәһәренең бер урамына өлкә татар газетасының беренче мөхәррире исеме бирелсә, чын күңелемнән горурланыр идем, - дип гадел карар чыгарды.
Шәһәр Думасы депутаты Георгий Равил улы шулай ук җавап сүзе белән чыгыш ясап:
- Азат Сәгыйтов исемен Төмән урамнарының берсенә кушу өчен тавыш бирү нәтиҗәләре - бу кешенең моңа лаек булуы турында сөйли. Безнең үтенечебезне өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина да, шулай ук автономиянең мәгариф һәм фән советы рәисе, Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Алишина да хуплады. Азат Гыйззәт улының татар мәдәниятен һәм телен торгызуга керткән өлешен без югары бәялибез. 1990 нчы еллар - татар мәдәнияте аякка баскан вакытлар, бу елларда Гөлсинә Ниязованың «Очрашулар» телетапшыруы, «Дусларга сукмак» радиотапшыруы һәм «Яңарыш» газетасы дөнья күрделәр. Бу проектларның төп максаты - себер татарларының мәдәниятен торгызу булды. Азат Гыйззәт улының «Яңарыш» газетасы ярдәмендә телне, мәдәниятне торгызу, үстерү буенча башкарылган эшләрендә без бер дә шикләнмибез һәм комиссия әгъзаларыннан үтенечебезне хуплауларын һәм урамга Азат Сәгыйтов исемен бирүләрен сорыйбыз, - дип фикерен туры әйтте.
- Минем өчен мөһим булган профессионаллар һәм комиссия әгъзаларының барлык фикерләрен исәпкә алып, урамга Азат Сәгыйтов исемен бирү турында без тавыш бирүне башлыйбыз, - диде комиссия рәисе Дмитрий Иванов. Комиссиянең барлык әгъзалары тавыш биргәннән соң, комиссия рәисе урамга Азат Сәгыйтов исемен бирү буенча уңай карар чыгаруы турында сөйләде һәм барлык катнашучыларга рәхмәт белдерде.
Якын арада Төмән шәһәрендә татарлар күп яши торган Кырынкүл микрорайонында «Яңарыш» өлкә татар газетасының беренче баш мөхәррире Азат Сәгыйтов урамы барлыкка киләчәк. Башка төрле фикерләргә һәм каршылыкларга карамастан, без үз фикеребездә калачакбыз: Азат абый исеме урам исемендә мәңгеләштерелергә лаеклы дип саныйбыз һәм бу мәсьәләне уңай яктан хәл итүдә зур нокта куябыз. «Әдәби Төмән» иҗат берләшмәсе утырышында хәл ителгән тәкьдимне тормышка ашыруда ярдәм иткән Ләйсән Хөрмәтуллинага, Хәнисә Алишинага, шәһәр башлыгы Максим Афанасьевка, Георгий Моратовка, депутат ярдәмчесе Ольга Кукобниковага, Наталья Улесовага, Гүзәлия Муллачановага һәм меңнән артык тавыш бирүчеләргә чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез. «Яңарыш» газетасының 35 еллык юбилее уңаеннан, беренче редакторыбыз Азат абый Сәгыйтов исемендәге урам булуы безнең өчен шатлыклы хәбәр һәм зур бүләк!
Ләйлә МАДЬЯРОВА.