#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Эх, июль айлары, ямьле Сабантуйлары

последние и лучшие новости искусства в мире

29-5Тубыл шәһәр Сабан туе шәһәрнең Александр бакчасында көндезге 12дә башланды. Уенчыклар, кием-салым, милли әйберләр сатучылар, балалар өчен төрле аттракционнар оештыручылар, шашлык, пылау пешерүчеләр алдан хәстәрен күреп, кунакларны каршыларга әзер иделәр. Төп сәхнәдән чарага фатиха биреп шәһәр мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Сухов дога укып, теләкләр теләде. Халыкны бәйрәм белән котлап шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Яна Зубова, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты белгече Вилдан Якупов, Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Артур Әбдрәшитов, шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе рәисе ярдәмчесе Нурилә Шамратова чыгыш ясадылар.

Татарстан кунагы президент Р.Миннехановның тәбрикләү хатын укып ишеттерде. 29-4Шәһәр себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлфирә Шәмсетдинова Сабантуй истәлеге итеп аңа махсус бүләк тапшырды. Аннары сәхнәгә бер-бер артлы шәһәр, район, Төмән шәһәр татар мәдәният үзәге артистлары чыгып матур җыр-биюләр башкардылар. Халыкның күбесе яратып концерт карады. Алар игътибарына Казаннан махсус килгән – “Кыю кызлар” дуэты да үзләренең моңлы-дәртле җырларын тәкъдим иттеләр. Ә ир-атлар көрәш, гер күтәрү ярышлары барган мәйданчыкларга юл алдылар. Балалар өчен дә бәйгеләр азрак оештырылды. Шул сәбәпле, ата-аналар балалары белән түләүле аттракционнарда күңел ачтылар. Бәйрәм барышында “Себер бавырсагы” бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. 1 урын Светлана Уразовага бирелде. 2 урынга – Мәүличамал Имамова, 3 урынга – Наилә Ярмәмәтова чыктылар. 29-2Социаль челтәрләрдә Сабантуй турындагы мәълүматларны репостлау буенча беренчелекне алган Зәйнәп Мансуровага вәгъдәләнгән матур сәгать тапшырылды.

- Бүгенге бәйрәм шәһәр себер-татар мәдәният үзәге оештыруында, шәһәр хакимияте, мәдәният һәм туризм буенча шәһәр комитеты ярдәме белән уздырыла. Биредә татарлар гына түгел, шәһәрдә яшәүче төрле милләт вәкилләре дә бәйрәм итәләр. Татарстан кунакларының Сабантуебызда катнашулары да чит регионнар белән тыгыз элемтәдә эшләвебезне күрсәтә. Шулай ук Төмән шәһәр татар мәдәният үзәге белән хезмәттәшлек итәбез. 29-3Аларның һәркеменә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Гомумән алганда, яңалык-үзгәрешләр юк. Менә икенче ел инде гер күтәрү ярышында хатын-кызлар да катнашалар”, - дип сөйләде Гөлфирә Шәмсетдинова. Гер күтәрү буенча хатын-кызлар арасында 1 урынны Марина Кузнеца яулады, 2 урын – Алсу Муллашовага, 3 урын – Ләйлә Таштимировага бирелде. Ә егетләрдән 1 урынга Әлфрид Сабиров лаек булды, 2 урында – Шамил Усманов, 3 урында – Алексей Грязнов булдылар. Көрәштә 1 урынны Радмир Нәбиуллин алды, 2 урынга – Илдар Сәетмәмәтов, 3 урынга – Рим Колмәмәтов чыктылар. Ә балалар арасында 1 урын – Георгий Третьяков, 2 урын – Заурбек Оздоев, 3 урын – Мөхәммәтҗан Охуновка бирелде. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды, ә көрәш буенча абсолют батырга иң зур бүләк - сарык бирелде. Тубыллыларның матур ял көннәрен, шатлыкларын бүлешеп кояш та көне буе елмаеп торды. Шул сәбәпле, мәйданчыкларда ярышлар тукталса да, сәхнәдән җыр-моң кичкә хәтле тынмады.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836