Июль 2017 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Тубыл шәһәрендә “Наследие” өлкә татар иҗтимагый оешмасы җитәкчелегендә, Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар Конгрессының башкарма комитеты, өлкә Думасы, Тубыл шәһәр хакимияте ярдәме белән 10нчы халыкара себер татарларының тарихи-мәдәни мирасының “Искер-җыен” фестивале узды. Ул өч көн рәттән барды. Татарстан, Казахстан, Башкортостан республикалары һәм илебезнең төрле шәһәрләреннән килгән кунаклар беренче көнне Тубыл шәһәр хакимияте бинасының конференцияләр залында барган “Искернең тарихи язмышы” дигән фәнни конференциядә очраштылар.
Чараны шәһәр мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Сухов дога белән ачып, кунакларны сәламләгәннән соң, “Наследие” оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова, шәһәр хакимият башлыгының финанслар буенча урынбасары Иван Нефидов, Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы вәкиле Әлфия Хәбибуллина, Новосибирск татар милли-мәдәни автономиясе әгъзасы Рәшидә Хәмзина чыгыш ясадылар. Алар конференция эшенә уңышлар теләп, себер татарларының милли традицияләрен торгызу һәм мәдәниятен саклау максатын алга сөрүче “Искер-җыен” фестиваленең ролен югары бәяләп, оештыручыларга, ярдәм кулын сузучыларга рәхмәтләрен белдерделәр. Аннары секция утырышына күчеп, галим-галимәләр, аспирант, студентлар үзләренең докладларын тәкъдим иттеләр. Биредә өлкә себертатар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәүзия Марганова үзенең “Колларым” дип аталган яңа китабын тәкъдим итте. Җәмәгать эшлеклеләре дә бик теләп проблемаларны яктырттылар, Әлеге проектның авторы Луиза Шәмсетдинова “Наследие” оешмасының башкарган эшләрен барлап, кунакларның барысына да рәхмәтен белдерде . Төзәтмәләр, өстәмәләр кертеп резолюция бертавыштан кабул ителде. (Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).
Рәүфә КАНГАЗИНА.
Ссылка на видео: Научно-практическая конференция “Искердңиен”