#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кыштунлы да мәчетле булды

последние и лучшие новости искусства в мире

29-1222 июль көнне Төмән районының Кыштунлы авылында да иман йорты ачылды. Күптән әзерләнә иде алар бу тантанага. Тик кайбер төзекләндерү эшләре генә туктатып торды. Бина чын мәчет рәвешен алып бетермәсә дә (манарасы юк), шатлыкларын уртаклашырга ашыкты халык. Һәм ялгышмады. Кайчандыр югалу чигендә булган авыл өчен ике катлы мәчет төзелү чиксез зур бәхет, әлбәттә. Димәк, кайтучылар артачак, авыл үсәчәк. Монда бит матур яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Кара җире, урман-кырлары нинди күркәм. Аннары әби-бабайлар рухы да тарта бит.

Кыштунлылар авылны үстерү өчен бөтен көчләрен дә бирәләр. Авыл тарихын өйрәнүчеләр дә табыла, аның белән бергә мәчет тарихы да барлана. 1912 елда монда 312 кеше яшәгән. Өлкәдә бер мәчет монда булган. Аның каршында мәдрәсә эшләгән. Репрессия, гражданнар сугышы еллары һәм башкалары халыкны күп җәберләсә дә, дини рух сакланган. Ул елларда мулла итеп Югары Егәнледән Абделхак Рафиков җибәрелә. НКВД аны сөргенгә сөргәч, мулла булып Низаметдин Шукуров, мәзине Уразмөхәммәт Сәфәров билгеләнә. Авылда азан тавышы тынмасын өчен алар күп көчләрен куялар. Тик ул еллардагы үзгәрешләрдән соң, мәчеттә мәктәп ачыла. Бу бинаны Индрәйгә күчерәләр, дип сөйләделәр Кыштунлыда. “Анда ул озак та үтми янып китте”, - диде ул ханым.

Таркалып барган авыл яхшы җирләргә өметләнүчеләрнең күзен кызыктыра башлагач, Әнүзә Кәлимуллина мәчет урынын алып калырга тырышып документлар җыя башлый. Теләгенә ирешә, аны әйләндереп алу өчен акча да җыя – бу эш тә тормышка аша. Аның изге теләген авылдашлары да күтәреп алалар. Шул арада Россиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсенең Төмәндәге офисы белән бәйле ызгыш килеп чыга. Аларга Капура ханым Акишева гаиләсе вафат булган улларының вакыф итеп бирелгән йорт урыны башка кешенеке булып чыга, күченергә туры килә. 29-13Казыятка хакимият башка урында эш бүлмәсе вәгъдә итә, ә бу бура сүтелеп Кыштунлыда яңадан торгызыла. Зур хезмәт бергәләшеп башкарыла. Тантанада ярдәмчеләр һәркайсы искә алынып, бүләкләнеп китте. Төрле яклардан килгән күп санлы кунаклар арасында өлкә мөселман дини идарәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков та бар иде. Котлаулар да, бүләкләр дә күп булды, теләгән кеше садака салды, “Яңарыш” газетасына язылды.

Тантананы алып барган Ләйлә Әфләтунова (әнисе Кыштунлыныкы), Акъяр мәдәният үзәге хезмәткәрләре, үзешчәннәр әзерләгән программа бик матур булды. Аннары мул өстәлләр артында казахча бишбармак, татарча шулпа белән сыйландылар кунаклар.

Мәчетнең манарасы өстәмә корылма итеп күтәреләчәген, аның икенче катында музей оештырачакларын сөйләде мулла Ришат Әминов.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836