#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Тубыл кремлендә җәй” Фестивале

последние и лучшие новости искусства в мире

29-115нче июльдә шәһәр хакимияте вәкилләре, тубыллылар кремль каршындагы мәйданда 9нчы мәртәбә үткәрелгән “Тубыл кремлендә җәй” фестивалендә катнашучыларны, тамашачыларны каршы алдылар. Кичке 6га хәтле бәйрәм кысаларында СИБУР оешмасының “Яхшы эшләр формуласы” проекты ярдәмендә оештырылган беренче “Себер тозланмалары” - тәмле ризыклар фестивале дә зур бәйрәм чарасына әверелде. Ризыкларга бай сәүдә рәтләрен карап, зур һәм кече оешмалар хуҗалыклары ярминкәсендә катнашучыларның хезмәте белән губернатор Владимир Якушев танышты. Ул фестивальне башлап җибәрүче дә, актив катнашучы да булды.

Губернатор продукцияләрнең күләме, аларны тарату, чималын әзерләү мөмкинлекләре белән кызыксынды. Матур палаткаларда урнашкан җирле предприятие һәм зур булмаган оешмалардан, кече бизнес җитәкчеләре, аларның хезмәтчәннәре, сәүдәгәрләр һәр кешене җылы каршы алдылар, сыйладылар. Губернатор шәһәр башлыгы Владимир Мазур, хакимият вәкилләре, кунаклар һәркайсының продукцияләре белән таныштылар. Халык та күңелләренә ошаган милли ризыкларны, тәм-томнарны, кул эшләрен сатып алды. Монда рус, татар халкының милли ризыклары, әрмән долмасы, “Абалак сыры”, “Төмән бройлеры”, Ишим, Пышма продукцияләре, кул эшләре күргәзмәләре белән таныштылар. Иң кызыгы - мастер-класслар үткәрүдә катнашу булды. В.Якушев Мәскәү кунагы, шеф-пешекче Давит Хачатрян белән балык шулпасы пешерде. Губернатор җитәкчелегендә әзерләнгән шулпага төрле аш тәмләткечләр өстәлде. Муксун, кәреш, нельма балыклары, кишер, суган, кычыткан салып пешкән балык шулпасын тубыллылар да тәмләп карадылар. Традициягә әверелгән агач кашыклар кисү, аларны матур төстәге чәчәкләр, үсемлекләр рәсемнәре белән бизәргә өйрәтүче осталар да игътибар үзәгендә булдылар. Тормышлар матур чәчәккә күмелсен, дигән теләкләр теләделәр оештыручылар. Владимир Якушев та агач кашыкны чын күңеленнән чәчкәләр, яфраклар белән бизәде. Ул: ”Тубылда узган бәйрәмнәр шәһәргә яңа үсеш китерә. Тубыллылар бу чараларны хуплыйлар. “Себер тозланмалары”н ел саен үткәрүне традициягә кертергә кирәк. Яшь эшмәкәрләр өчен эшлекле климат оештыру - мөһим эшләрнең берсе”, - диде.

Мәскәүдән килгән “Геликон-опера” театры һәм Төмән филармония оркестры башкаруында “Сибирь” операсы яңгырады (композитор Умберто Джордано). Өлкә мәдәният департаменты директоры Виктор Новокаусскас әйтүенчә, бу куелыш һәм тема себер шәһәренә якын. ”Геликон-опера”сына Тубыл композиторы Александр Алябьевның әсәрләреннән дә фрагмент кертелгән. Шәһәрнең матур традициясенә әверелгән ”Тубыл кремлендә җәй” сәнгать фестивале тамашачылары белән бергә туры эфирдан барган трансляцияне карарга һәм тыңларга мөмкинлек булды. Ел саен “Регион-Төмән” ярдәмендә оештырылган туры эфирдан классик әсәрләрне караучыларның һәм тыңлаучыларның санын тагын да күтәрде, чараны дөньякүләм танытты.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836